Киләсе елда Муса Җәлил турнирының кайда буласы билгеле

Татарстанның көрәш федерациясе 2022 елда буласы ярышларның календарен раслады. Киләсе елда барлыгы 20 спорт чарасы булыр дип көтелә.

Елның беренче зур ярышы Зәйдә узачак. Биредә 22-23 гыйнвар көннәрендә районның элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә илкүләм көрәш бәйгесе уздырырга ниятлиләр. 2022 елның соңгы ярышы Казанда булыр дип көтелә. Россия чемпионаты 3-4 декабрь көннәренә билгеләнгән.

Татар көрәше дөньясында иң мәртәбәле ярышларның берсе – “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш бәйгесен исә 11-12 февраль көннәрендә Чаллыда уздырырга ниятлиләр. Заманында әлеге турнир күп еллар рәттән автокалада узса да, Чаллының бу ярышны инде дистә елдан артык уздырганы юк иде. Соңгы вакытта Җәлил бәйгесе Әлмәт, Зәй шәһәрләрендә, Биектау, Актаныш, Минзәлә районнарында узды.


Фикер өстәү