Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Әлбәдән» VIII бөтенроссия тарихи реконструкция фестивалендә булды. Чара Питрәч районының Әлбәдән авылы янында узды.
Фестиваль 2019 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлану вакыйгаларын реконструкцияләүгә, Брест крепостен саклаучы, Советлар Союзы Герое, Питрәч районында туган Петр Михайлович Гавриловның батырлыгына багышлана.
Әлбәдән авылына килгәч, Татарстан Рәисе Гаврилов һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннары «Әлбәдән» фестивале директоры Наилә Таҗиева белән бергә Рөстәм Миңнеханов сугышның беренче көннәрендә Татарстан Геройларына һәм сугыш елларында республика сәнәгатенә багышланган интерактив мәйданчыкларны йөреп чыкты.
Чарада катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, фестиваль илебез тарихының иң фаҗигале һәм каһарман битләренең берсенә - Бөек Ватан сугышына, Брест крепостен саклаучыларның батырлыгына багышланган.
"Безнең геройлар турында хәтер мәңге яшәргә тиеш. Бу фестиваль безнең Бөек Ватан сугышына мөнәсәбәтебезне символлаштыра, Ватанга мәхәббәт һәм безнең суверенлыгыбызны һәм киләчәгебезне тәэмин иткән сакчыларга хөрмәт турында сөйли. Ныклык һәм хәрби бурычка тугрылык үрнәге булып безнең якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов тора. Беларусьта булганда безгә „Брест крепосте“ мемориаль комплексында булу бәхете тиде. Бүген Белоруссия делегациясе безнең белән бергә. Мин фестивальдә катнашучыларга һәм оештыручыларга хезмәтләре, энтузиазмнары, тарихи хәтерне саклау эшенә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерәм. Без киләчәктә дә бу фестивальгә ярдәм итәчәкбез", - диде республика Рәисе.
Фестиваль программасында: өч сугышның реконструкциясе, тарихи интерактив мәйданчыклар эше, П.М. Гаврилов ис. музей экспозицияләре атлы клубларның һәм пилотаж төркемнәренең күрсәтмә чыгышлары, Кызыл Армия хәрбиләренең ретроавтомобильләре һәм обмундированиеләре күргә
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез