Татарстан Мәдәният министрлыгы бүлек җитәкчесе Айгөл Софийская сүзләренчә, балалар һәм үсмерләр «Пушкин картасы» белән мәдәният сарайлары һәм клубларга, кинотеатрларга, театр, музей һәм галереяларга, китапханә, концерт һәм белем бирү учреждениеләренә йөри ала. Бигрәк тә клублар һәм кинотеатрларны үз итәләр икән. Картадан иң күбе 14–15 яшьлекләр файдалана.
– Программада 401 оешма катнаша. Яшүсмерләр һәм студентлар бигрәк тә «Татаркино», Тукай исемендәге филармония, Камал театры, Милли музейга күп йөри. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре, Чистай һәм Тәтеш районнары – программадан иң еш файдаланучылар, – ди Айгөл Софийская.
Моңа кадәр «Пушкин картасы» белән «Почта Банк» эшләгән булса, ел башыннан ВТБга күчте. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әлеге күчешнең бернинди проблемаларсыз узуын, картадагы акчаның югалмавын әйтте.
– Апрель аенда гына да 95 мең билет сатып алынган. Бу – бик зур сан. Көн саен уртача алганда 3 мең укучы «Пушкин картасы» хисабына теге яки бу мәдәни чарага бара дигән сүз. Безгә, билгеле, саннар түгел, ә кызыксынуларның сыйфаты мөһим. 15 һәм 16 яшьлек егет һәм кызлар мәдәният, сәнгать белән аңлап кызыксына. Бу яшьтәгеләрнең картадан еш кулланулары безне сөендерә, – ди Алсу Әсәдуллина.
Татарстан яшьләре ел башыннан бирле мәдәни чараларга 229 млн сумнан артык акча сарыф иткән.
– Әйе, мәктәп укучылары картадан актив файдалана, ә менә студентлар мәдәни чараларга сирәгрәк йөри. Алар инде зурлар, башка төрле кызыксынулары да күп. Шуңа да карамастан, без аларны да җәлеп итү юлларын эзләргә тиеш. Бу уңайдан төрле чаралар уздырабыз, – ди министр урынбасары.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов әйтүенчә, «Пушкин картасы» белән билетлар сатып алу мөмкинлеге булдырылгач, аларга килүчеләр саны да бермә-бер арткан. Бигрәк тә Арча, Биектау, Питрәч, Югары Ослан, Лаеш һәм Яшел Үзән кебек башкалага якын районнардан күп киләләр икән.
– Безнең өчен балалардан ишетелгән иң кирәкле фикер – «кызык түгел». Чөнки бу сүз эшебезгә башкача карарга, бер урында таптанып тормаска, яңалык кертергә, яшьләрне кызыктырырлык чаралар уйлап табарга, эзләнергә этәрә, – ди ул.
Сер түгел, кайвакыт балалар кинога күбрәк йөри, ә калган акчасы картада әрәм булып ята. Бу уңайдан журналистлар: «Театр һәм музейларга да төрле акцияләр оештырып булмыймы?» – дип кызыксынды.
– Бу яхшы фикер, тик беренче очракта безгә әти-әниләрнең ярдәме кирәк, – диде сорауга җавап итеп Алсу Әсәдуллина. – Әти-әни спектакльләр карарга йөри икән, аның баласы да кызыксыначак. Театр һәм музейларда – башка мохит, анда поп-корн ашап, дусларың белән күңел ачып йөреп булмый. Күпмедер дәрәҗәдә аңлы һәм әзерлекле булырга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез