21 апрельдә башланган тавыш бирүдә җәмгысы 425 916 кеше катнашкан. Шуларның 131 903 е – Казанда, 57 037 се – Чаллыда, 28 849 ы Түбән Камада яши. Актив районнар арасында Әлмәт, Яшел Үзән һәм Бөгелмә дә бар.
Татарстан халкына сайлау өчен 178 җәмәгать урыны тәкъдим ителгән. Исемлектә шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында республикада яшәүчеләр арасында уздырган сораштыруда иң еш телгә алынган 20 объект та бар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстанның һәр районында, Казан һәм Чаллыда берәр территория төзекләндереләчәк. Болар – парклар, скверлар һәм яр буйлары. Җиңгән проектлар исемлеге белән pos.gosuslugi.ru/lkp/fkgs/home/ сайты аша танышырга мөмкин.
2015–2025 елларда республиканың барлык районнарында, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 441 җәмәгать урыны төзекләндерелгән. Бу эшкә 29 миллиард сумга якын акча тотылган. Шул исәптән 14 миллиард сумы – федераль бюджеттан. 2026 елда Татарстанда федераль проект кысасында 51 объектта 2,5 миллиард сумлык эш башкарылачак.
Шунысы кызык: Татарстан халкы иң күбе яр буйлары өчен тавыш биргән. Әйтик, Чаллыда Фикрәт Табиев исемендәге яр буеның дәвамын төзекләндерү проекты җиңү яулаган. Аның өчен 40 192 кеше тавыш биргән. Киләсе елда Чирмешәндә дә Олы Чирмешән елгасы буен төзекләндерәчәкләр. Балык Бистәсендә яшәүчеләр дә Чулман елгасы яр буен төзекләндерү өчен шактый тавыш биргән.
Татарстанда яшәүчеләр тарихи хәтергә бәйле объектларны да күп сайлаган. Әйтик, Казан халкы иң күп тавышны Татарстан урамындагы сквер өчен биргән. Анда Сара Садыйковага һәйкәл кую да каралган. Әлеге проект 49 474 тавыш җыйган. Моннан тыш, киләсе елда Кама Тамагы һәм Мамадыш районнарында Җиңү парклары төзекләндереләчәк. Теләчедә – Үзәк паркны төзекләндерү өчен, ә Түбән Камада «Сөембикә» паркының дәвамы өчен тавыш биргәннәр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез