– Алып үстергән әти-әниемнең бик кадерле, бердәнбер баласы идем. Әниемнең һәр нәрсәдән яклавын, минем акыллы, тәртипле булып үсүемне теләвен бары тик аның үлеменнән соң гына аңладым. Хәзер менә барысы турында да уйланып утырам. Ятимнәр йортыннан алганга әнием мине аеруча кайгырткан. Яшермим, шул кайгыртуы аркасында без еш кына уртак тел дә таба алмый идек. Әмма миңа яхшылык кына теләгән ул, – дип искә ала Альбина. – Әниемә 62 яшь иде. Кинәт кенә йөрәге авырта башлады. Без аны хастаханәгә салдык. Табиблар тикшерә торгач, анда яман чир барлыгы ачыкланды. Бар да бик тиз булды. Әнием белән Казан онкология диспансерына киттек. Көндезләрен аның янында еламыйча түзсәм, өйгә кайткач җебеп төшә идем. Әнинең авыруы турында ишетү дә тетрәндерде. Нәкъ шул авыр вакытта мине балалар йортыннан алып үстергәннәрен белдем. Әмма бу хакта әниемә әйтми торырга булдым, аның хәлен авырайтасым килмәде. Терелеп чыккач, барысын да уртага салып сөйләшербез, дидем. Тик сөйләшергә өлгерә алмадык. Әнием бакыйлыкка күчте.
Бераз хәле уңайланып киткәч, Альбина бар көчен җыеп, аны бу дөньяга тудырган әнисен эзли башлый. Бу эшне башкарып чыгу җиңелләрдән булмый. Иң элек ятимнәр йортына юл тота. Анда ул моннан 30 ел элек 16 яшьлек бер кызның баласын хастаханәдә калдырып чыгуын ачыклый. Аннан өч атналык сабыйны кызлыкка алалар.
– Минем туган көнем дә ике хәзер. Декабрьдә дөнья килгәнмен, яздырулары гыйнварда булган. Иремнекен исәпкә алмаганда, ике фамилиям булган, өч исемем бар икән. Мине дөньяга китергән ана Илона дип атаган, ятимнәр йортындагы документта Айгөл дип теркәгәннәр, әниләрем Альбина дип үзгәрткән. Исемнәр үзгәргән, туган көн ике төрле язылган, теләсәләр дә, мине эзләп табу җиңел булмас иде. Тудырган кешем дә шулай дип әйтте. Мине эзләгән ул. Ни өчен ташлап калдырганмы? Ул моны үзе дә аңлата алмый, – ди язмышы турында фильм төшерерлек Альбина.
Биологик әнисен эзләп табарга интернет ярдәмгә килгән. Төрле дәүләт учреждениеләренә йөреп берни ачыклый алмаган кыз үзен дөньяга тудырган әнисен эзләү турында бер социаль челтәрдә сөйләргә була. Бер тәүлектән соң тудырган әнисенең туганыннан хәбәр килә. «Сез сөйләгән язмыш миңа таныш. Туганыма охшагансыз да», – дип яза ул.
Дөрес, тәрбияләп үстергән әнисе вафатыннан соң Альбинаның аны дөнья китергән кешене эзли башлавына күпләрнең ачуы да килә хәтта. «Рәхмәтсез, тәрбиясез», – дип тә атаучылар була.
– Әмма мин йөрәгемне тыңладым. Гаилә психологы булып эшлим. Шуңа күрә һәр сорауга күңелем белән җавап табарга тырыштым. Үзем белән булган хәлләргә шаккатам. Минем өчен утка-суга керергә әзер булган, әле бер ай да тулмаган вакытта алып, үзенеке сыман яраткан әниемне югалтуга Аллаһы Тәгалә миңа икенчесен җибәрде. Башкортстанга очрашуга бик дулкынланып бардым. Бер дә күрмәгән кешене тиз генә үз итеп булмый икән. Әлегә бернинди хисләрем дә юк. Әмма мин аңа бик рәхмәтле. Яшь булса да, 9 ай карынында йөрткән, аборт ясатмыйча табып, бала тудыру йортында калдырып чыккан, – ди ул. – Мин бик яхшы гаиләгә эләктем. Яратуга күмелеп яшәдем. Тапкан әни белән күрешкәч, мин әле энем һәм сеңлем барлыгын да белдем. Моннан 29 ел элек ташлап киткән кеше миннән гафу үтенде. Ул минем барлыгымны берәүдән дә яшермәгән.
Дөньяга тудырган кеше белән очрашып кайткач та, Альбинаның күңелендә сорау кала. Чынлап та үз әнисеме икән? Ә әтисе кем? ДНК анализлары тапшыралар. Нәтиҗәсе аларның туганлыгын ачыклый: берсенең дә йөрәге ялгышмаган.
– Инде хәзер биологик әтине дә табасым килә. Нинди кеше икән ул? Тапкан әни сөйләвенчә, алар берничә генә атна очрашкан. Ул аның исемен дә төгәл генә әйтми. Бу хакта сораганда, борчылуы сизелә. Башымда мең төрле уй. Инде хәзер яңа сорауларга җавап табасым килә, – ди ул. – Әтием миңа иң зур терәк хәзер. Тапкан кешене эзлим дигәч тә, каршы килмәде. Дөрес аңлагыз: үстергән әти-әнине берәү дә алыштырмый, аларга булган хисләрне башкасы белән бутый алмыйсың! Тормышым кинәт кенә кинога әйләнер дип уйламаган идем.
Күптән түгел муенында шеш күреп, табиблар Альбинаны онкологка җибәрә. Төрлесен уйлый башлаган хатында яман шеш тапмыйлар. Әмма калкансыман бизенә операция ясатырга туры килә. Ә аннары тормышындагы көтелмәгән яңалыклар бик күп күз яшен түктерә. Әмма ул бирешми. Ире, әтисенең ярдәменә таяна. Яңа табылган туганнары белән ике арада күренер-күренмәс җепләр дә бар бит әле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез