28 июньдә Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин катнашында «Бердәм Россия» партиясенең XXIII съездының беренче этабы һәм партиянең Югары советы Бюросы белән Генераль совет Президиумы утырышы уза.
Съездның беренче этабында Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга кандидатлар исемлеге расланачак. Моңа кадәр кандидатларны ил халкы алдан тавыш бирү барышында билгеләде. Анда 10 миллионнан артык сайлаучы катнашты.
Шулай ук съездның беренче этабында партиянең киләчәккә исәпләнгән стратегик документы булган Манифест һәм партия сайлауга барачак Халык программасына тәкъдимнәр буенча фикер алышу дәвам итәчәк. Документның соңгы редакциясе августта үтәчәк икенче этапта кабул ителәчәк.
Татарстан делегациясе составында «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге сәркатибе, Татарстан Дәүләт Советының Почетлы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар, республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән партия активистлары бар.
Аерым алганда, съездда Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин, Татарстанның төбәкара хезмәттәшлек һәм үсешкә ярдәм фонды җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, «Бердәм Россия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, «Бердәм Россиянең Хатын-кызлар хәрәкәте» партия проектының төбәк координаторы, ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе урынбасары, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, партиянең Генераль советы әгъзалары Ленар Хантимеров һәм Марсель Шарапов, «Яшь Гвардия. Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов, шулай ук партиянең җирле бүлекләре сәркатипләре – Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Тукай районы башлыгы Камил Назмиев, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский, Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин һәм Мөслим районы башлыгы Альберт Хөҗин катнаша.
Моннан тыш, Татарстан делегациясендә партия тарафдарларының төбәк советы рәистәше Ксения Дромняк, «Партиянең Халык программасын гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәсе» номинациясендә Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре – Иске Кырлай башлангыч бүлеге сәркатибе Хәйсәр Гыйләҗиев (3 нче урын), Казанның Совет районы Сахаров башлангыч бүлеге сәркатибе Алексей Желудков, шулай ук башлангыч бүлекләрнең федераль советы әгъзасы, «Бердәм Россия» партиясенең башлангыч бүлекләре төбәк советы рәисе Ирина Мөхәммәтгәрәева да бар.
«Без һәр төбәктән килгән җитәкчеләр, башлангыч бүлекләр сәркатипләре белән очрашырга һәм тәҗрибә уртаклашырга шат булачакбыз», – дип белдерде Ирина Мөхәммәтгәрәева.
Аның фикеренчә, «Бердәм Россия»нең башлангыч бүлекләре – партия эшенең нигезе.
«Нәкъ менә шушы дәрәҗәдә кешеләр белән көндәлек эш алып барыла, кире элемтә булдырыла, адреслы ярдәм күрсәтелә һәм соңыннан муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендә үсеш алган инициативалар туа», – дип билгеләп үтте ул.
Партия активисты сүзләренчә, Татарстанда бу система киң колач алган һәм ныклы оештыру нигезенә ия. Республикада 2011 башлангыч бүлек эшли, аларда 130 меңнән артык партия әгъзасы һәм 21 мең тарафдар исәпләнә.
Ирина Мөхәммәтгәрәева башлангыч бүлекләр сәркатипләренең роленә аерым тукталды.
«Бүген сәркатип – ул оештыручы гына түгел, ә җәмәгать инициативаларын координатор, кешеләргә ярдәмче, кадрлар белән эшләүдә катнашучы һәм башлангыч бүлек белән җитәкче органнар арасындагы бәйләүче буын да. Шуңа күрә квалификация күтәрү, тәҗрибә уртаклашу һәм методик ярдәм зур әһәмияткә ия», – диде ул.
Аның әйтүенчә, республикада түгәрәк өстәлләр, форумнар, күчмә очрашулар һәм семинарлар киң кулланыла. Теләче районы Баландыш авылында «Партия эшендә башлангыч бүлекләрнең роле» дигән түгәрәк өстәл, Түбән Камада башлангыч бүлекләр форумы һәм Чистайда башлангыч бүлекләр сәркатипләре өчен зональ семинар үткәрелгән.
«Бу мәйданчыклар актуаль мәсьәләләрне тикшерергә, уңышлы тәҗрибә белән уртаклашырга һәм урыннарда эшләү өчен яңа карарлар табарга ярдәм итә. Шулай ук конкурс хәрәкәте дә мөһим юнәлешкә әйләнде. Ул иң яхшы тәҗрибәләрне ачыкларга һәм актив бүлекләрне хупларга мөмкинлек бирә», – диде ул.
2025 елда иң яхшы башлангыч бүлеккә республика конкурсына 38 гариза килгән. Шуларның 10ы – шәһәр, 28е авыл бүлекләреннән булган. Авыл бүлекләре арасында Ромоданов, Кубян, Алан-Бәксәр, Зирекле һәм Егорино башлангыч бүлекләре финалга чыккан. Шәһәр бүлекләре арасында «Васильево-9», «Пороховая Слобода» һәм «Җәлил бистәсе – 3» бүлекләре билгеләп үтелгән.
Моннан тыш, Халык программасын тормышка ашыру буенча иң яхшы тәҗрибәләр һәм агитация-мобилизация эшендәге нәтиҗәле мисаллар да аерым бәяләнгән. Алар арасында Арча районының Иске Кырлай, Казанның Совет районындагы Глушков, Әлмәт шәһәренең 40 нчы, Казанның Киров районы Алтын һәм Идел буе районы Мальтов башлангыч бүлекләре бар.
Кадрлар әзерләү һәм конкурслар үткәрү белән беррәттән, башлангыч бүлекләр кешеләргә ярдәм итә, волонтерлык проектларында катнаша, яшьләр белән эшли, җәмәгать инициативаларын хуплый һәм халык белән элемтәне ныгыта.
«Бүген Татарстандагы башлангыч бүлекләр оештыру структурасының нигезе генә түгел, ә лидерлык, җаваплылык һәм җәмгыятькә хезмәт итү мәктәбенә дә әверелә. Советның эш планын гамәлгә ашыру, сәркатипләр белән системалы эш, түгәрәк өстәлләр, күчмә очрашулар, семинарлар үткәрү һәм конкурслар ярдәмендә заман таләпләренә җавап бирә алырлык, кешеләргә якын булган көчле башлангыч бүлекләр челтәре формалаша», – дип йомгаклады Ирина Мөхәммәтгәрәева.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез