Кисловодск
Шәһәрдә 129 мең кеше яши. 56 ял йорты эшләп тора. Вакытлыча фатир биреп торучылар, кунак йортлары тәкъдим итүчеләр шактый. Бу шәһәргә килүләре юкка түгел, кай тарафка юл тотасың килә, шунда китеп була биредән. Телисең икән, үз машинаңда барасың, телисең икән – акчаңны гына түлә, хәзер кирәкле урынга алып барып йөртеп кайталар.
Без ерак юлларга үз машинабыз белән йөрергә яратабыз. Юлга ике көнгә якын вакыт китсә дә, кирәкле җирдә туктап ял итә алу, бар матурлыкны күзәтеп бару һәм җирле халык белән аралашу ошый. Бу юлы да нәкъ шул уйлар белән юлга чыктык. Санаулы көн тиз үтә дип, килгән көнне үк бер кат шәһәрнең матур урыннарын карап чыгарга булдык. Ике ел элек күргәннәр белән чагыштырып йөрибез. Шәһәр тагын да матурайган, туристлар өчен бар мөмкинлек тудырылган.
Икенче көнебез шәһәрдән ерак түгел яшәүче казак гаиләсендә кунакта узды. Сәяхәтнең бәясе бик арзан түгел, һәр кешедән 3 әр мең сум җыеп алдылар. Күңел ачу өчен аерым түлисе. Милли киемнәрдән өч кеше каршы алды. Ир һәм хатын, өченчесе аларның кызлары дип аңладык. Шушы гаилә безгә үз нәселләре тарихын сөйләп, казак гаиләсенең гореф-гадәтләрен, киемнәрен күрсәтте. Без аларның иске өйләрендә урнашкан музейга кердек. Хуҗабикә бик яратып сөйли, ә мин: «Мондый сәяхәтне без бит үзебездә дә оештыра алыр идек», – дип уйлыйм. Күңелле уеннар да уйнаттылар, милли ризыклары белән тәмле чәй дә эчерттеләр. Һәр авылда һәр милләтнең шушындый бер кешесе булса да яшәсен иде, дип кайттык.
Нарзан сулары
Иртәгәсен үзебез генә Кабарда-Балкар республикасына юл тоттык. Навигаторга рәхмәт, безне басу юлыннан алып китте. Һәм без шулкадәр матур табигать кочагына эләктек. Монда басуларда үсеп утырган чәчәкләрдән ислемай исләре килә. Ә Нарзан суларын күрергә тагын акча түлисе. Җиде күпер аша узып, урман эчләреннән бик матур урыннар белән хозурландык. Ә шифалы су – адым саен.
Кайтыр юлда шул тирәдәге бер авылдан Руслан исемле егет белән таныштык. Кунакка чакырды, ничек бармыйсың инде? Теге басу юлыннан 25 чакрым эчкә кереп, Кичмалла авылын эзләп таптык. Ирләрнең – үз эше, ә хатыннар өйдә икән монда. Без авылга кергәндә, бер йортка күп итеп кеше җыелган. Соңрак кибетчеләре Зөлфирә белән сөйләшкәч, барысын да аңладык. Якыннары вафат булгач, мәрхүмнең 52 нче көнен билгеләп үтәләр икән.
«Маллар тотабыз, сөтен, эремчеген сатабыз, сыр ясыйбыз», – дип сөйли көнкүрешләре турында кибетче Зөлфирә. Ә без бәяләрне чагыштырабыз. Бер буханка ипи – 34 сум. Бик тәмле. Әле май да ягып ашасаң. Киттек май эзләп. Килосын 850 сумга, сырны 450 гә алдык.
Төньяк Осетия
Кисловодскидан 3 сәгатьтән артык барасы. Күрмәгән нәрсә калмады: шарлавыклар да, сугышчыларга куелган һәйкәлләр дә, тугыз монах яшәп яткан монастырь, аның янындагы чиркәүне дә уздык, тарихи зиратны да күрдек. Нибары 9 хуҗалыклы авылга кергәч, шәраб сатучы ике абый белән таныштык. Безнең татар икәнне белгәч, бик сөенделәр. Казбек исемлесе заманында юллама белән Башкортстанда эшләгән булган икән. Татарстанны да яратып сөйли.
Җирле тормышны күргәннән соң биеккә күтәреләсе иттек. Актер Сергей Бодров һәлак булган җиргә алып киттеләр. 62 кешелек кино төшерүчеләр командасының һәм 82 кешелек авылның бер мәлдә боз ташкыны астында калганы бүген дә сизелә кебек. Бу урынга килүгә үк, җаннар өши, күңелне шом биләп ала. Җирле халык монда килгән туристлардан файда күрә. Сергей Бодров кигән кебек кофта 3 мең сум тора. Сарык йонынан бәйлиләр икән. Бөтен әйбер актер рухына бәйле. Хәтер саклау белән бергә, бизнеслары да гөрли. Ә табигате матур инде. Тау арасында йөргәндә өскә карыйсың да үзеңне бер чебен кадәр генә итеп тоясың. Аннан чыккач, янә тормыш башлана. Җылы яңгырдан соң кояш нурын сибә, артта таулар ачыла.
Йөреп кайтуларыгыз күпмегә төште, дип кызыксынырсыз бәлки. Машинага ягулык өчен 20 меңләп, биш көн яшәү – 24 мең, ашау-эчү – 20 мең тирәсе, экскурсияләргә – 17 меңгә якын, юлда кунакханәләргә, туктап тамак ялгауларга 10 мең сум акча тотылды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез