Газетага язылу

Сайлау участогына 101 яшьлек ветеран килгән

Актаныш районы сайлау участогына 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, “Игелек үзәге” социаль хезмәтләрен алып килүче Тәфкил Вәли улы Вәлиев килгән.

Сайлау участогына 101 яшьлек ветеран килгән
Фото: ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте

– Бик зур ихтирамга лаек гамәл бу! Барлык буыннар өчен үрнәк! Сугыш чорының читтән тыш авыр сынаулары аша узып, әле бүген дә илебез тормышында катнаша! Без ветеранга ныклыгы, тормыш дәрте һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерәбез, – дип яза Актаныш муниципаль районы советы Макстагы рәсми каналында.

Билгеле булганча, Дәүләт Думасына барлыгы 450 депутат сайлана. Федераль округ буенча республикадагы сайлауда 10 партия катнаша. Бер мандатлы алты округта исә төрле партияләрдән 32 кандидат бар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре