Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары ярдәме белән оештырылган бу чара ачык һавада, Шушма елгасы буендагы паркта үтүе белән үзенчәлекле. Анда авыл җирлекләре, мәгариф оешмалары, предприятие, хезмәт коллективлары, кыскасы, балалардан алып өлкәннәргә кадәр йөзләрчә үзешчән чыгыш ясарга өлгерде инде. Быел да әлеге фестиваль дәвам итәчәк, ди оештыручылар. Инде тамашаларның графигы мәгълүм.
Июльдән башлап, һәр атна азагында бер коллектив чыгыш ясаячак. Ике ай дәвам иткән конкурс- чыгышларга республика көне алдыннан йомгак ясалып, "иң- иң"нәр гала- концертта катнашачак һәм акчалата бүләкләргә лаек булачак. Һәр коллективның чыгышын карарга, тамаша кылырга килүчеләр бихисап була, әлеге фестивальнең дәрәҗәсе елдан - ел арта.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез