Алар Изге Болгар җирләрен, Зөя утравын, Казан, Алабуга, Тәтеш, Чистай шәһәрләрен аеруча үз итә. Республикада туризмны үстерү, мәдәни мирас объектларын төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла. Быел Санкт-Петербургта узган икътисадый форумда да Татарстанны үрнәк итеп күрсәттеләр. Алга таба нинди бурычлар куела? Шәхси куллардагы тарихи биналарның язмышы нинди? Республиканың тарихи йөзе турында Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты җитәкчесе Иван Гущин белән сөйләштек.
– Иван Николаевич, соңгы елларда мәдәни мирас объектларын саклау буенча нинди эшләр башкарыла?
– Татар халкында: «Ашаган белми, тураган белә» дигән мәкаль бар. Ул безнең очракта да туры килә. Безгә килгән туристлар Казанны күреп, Татарстандагы тарихи, матур урыннарны карап соклана. Бу бит – мәдәни мирас объектларын саклауда башкарылган сыйфатлы эш нәтиҗәсе. Республиканың тарихи, мәдәни кодын саклау буенча Татарстан Рәисе җитәкчелегендә тулы бер системалы эш булдырылган.
Тарихи объектларны тарихи һәйкәл дип кенә карарга ярамый. Аларның һәрберсенең артында кеше тора.
Безнең комитет урнашкан бинаны – 1823 елда төзелгән Дротоевский йортын гына алыйк. Ул авария хәлендә иде. Без аны комитетка бирүләрен сорадык. Ике ел эчендә шактый катлаулы төзекләндерү эшләре башкарылды. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетның менә шундый сыйфатлы итеп яңартылган бинада утыруы республикада тарихи объектларны саклау буенча башкарыла торган эшләрнең дә югары дәрәҗәдә алып барылуы хакында сөйли. Рөстәм Нургалиевич безнең алга зур бурычлар куя һәм тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия белән дә ул үзе җитәкчелек итә. Республикадагы мәдәни мирас объектларының 70 проценты тарихи җирлекләргә туры килә. Бездә барлыгы 13 тарихи җирлек бар. Мондый күренеш башка бер төбәктә дә юк. Хәзер без төп игътибарны да әнә шул муниципалитетлардагы биналарны яңартуга җәлеп итәбез. Казанны алсак, монда ЮНЕСКО, федераль һәм республика карамагындагы бер меңгә якын тарихи һәйкәл бар. Хәзер дәүләттә һәм шәхси кулларда булган 70 тән артык объектта төзекләндерү эшләре алып барыла. Быел моның өчен федераль һәм республика бюджетыннан 1,8 миллиард сум акча бүлеп бирелде.
– Тарихи объектны төзекләндерү өчен бу эшнең бар нечкәлекләрен аңлаган белгечләр дә кирәк.
– Бездә тарихи объектларны сыйфатлы төзекләндерү буенча югары мәктәп һәм тәҗрибәле белгечләр, архитекторлар, төрле юнәлешләргә караган лицензияле 150 ләп оешма бар. Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында, КФУда махсус кафедра булдырылды. Безнең белгечләргә сорау зур. Тәҗрибә уртаклашу өчен төрле төбәкләрдән, шул исәптән Мәскәүдән дә мөрәҗәгать итәләр. Шундый хезмәткәрләр тырышлыгы белән бүген Казан үзәге танымаслык булып үзгәрде, Алабуга, Чистай шәһәрләре тарихи йөзен кайтарды. Болгар, Зөя утравы торгызылды. Хәзерге вакытта реестрга кертелгән объектлар саны гына да 2034 кә җитә. Бу безнең эшебезнең тәртипкә салынган булуы хакында сөйли. Хәзер инде тарихи һәйкәлләрне торгызуга район-шәһәрләр дә җитди карый.
– Шәхси кулларга һәм муниципалитетларга бирелгән тарихи объектларны контрольдә тоту ничек башкарыла? Алар арасында үз эшенә салкын караганнары да булырга мөмкин.
– Әлбәттә, без һәр объект янында «кулга корал тотып» саклап тора алмыйбыз. Хәзер цифрлаштыру заманы. Шәхси куллардагы объектлар буенча тулы инвентаризация уздырдык. Тарихи һәйкәлне сатып алып та, еллар дәвамында анда берни эшләнмәгән очраклар, авария хәлендә булганнары ачыкланды. 2026 елдан таләпләр катгыйланды. Безгә прокуратура да булыша. Эшне Казаннан, үзәктәге биналардан башладык. Судларга гариза да җибәрәбез. Таләпләрне үтәмиләр икән, штраф салына. 2024 елда Россия Президенты Владимир Путин Юлламасында 2030 елга тарихи һәйкәлләрне авария хәленнән чыгару бурычын куйды. Быелдан төзекләндерү эшләрен килештерү регламенты да үзгәрде. Мәдәни мирас объекты хуҗаларына бинаның фасадын, тәрәзә-ишекләрен, инженер коммуникацияләрен алыштыру өчен катлаулы бюрократик процедура узарга кирәкми. Комитетка бу хакта хәбәр итү дә җитә.
– Казандагы шактый бәхәсләр тудырган атаклы Мергасов йортының язмышы да кызыксындыра. Бу мәсьәлә хәл ителдеме инде?
– Мергасов йорты мәдәни мирас объекты булып санала. Ул Казанда беренче төзелгән конструкцияле һәм дүрт-биш катлы биек йорт. 1928 елда сафка бастырылган. Ул авария хәлендә, һәм аның тирәсендәге бәхәсләр дә бүгенге хәле катлаулы булуга бәйле. Анда инженер-техник тикшеренүләр уздырылды, конструкциясе, нигезе, стеналар торышы өйрәнелде. Безнең кулда бәяләмә бар. Бүген бу объект Дәүләт торак фондына тапшырылды. Аны тарихи объект буларак саклап калу өчен, сүтеп, яңадан җыю күздә тотыла. Бу эштә экскаваторлар, авыр техника кулланылмый, һәр кирпече кул белән сүтеләчәк. Һәм төзекләндергәндә дә шул ук кирпечләр файдаланыла. Ни өчен бинаны яңадан сүтеп җыю турында сүз алып барабыз? Мергасов йортын саклап калуның башка акылга сыешлы юлы юк, монда эш акчада да түгел. Безнең бурыч – аның нигезен ишелмәслек итеп технологик яктан ныгыту.
– Мәдәни мирас объектларын торгызу шактый зур чыгымнар таләп итә. Шулай да инвесторлар аларны ала, төзекләндерә. Гади кешедә «шундый зур чыгымнар белән бу эш аларга нәрсәгә кирәк?» дигән сорау да туарга мөмкин.
– Беренчедән, мәдәни мирас объектлары белән эшләү бизнеска 14 процент урынына 6–9 процентлы ташламалы кредит алу мөмкинлеген бирә. Казандагы биналарга инвесторларның кызыксынуы аеруча зур. Чөнки монда икътисадый үсеш башка. Һәр инвесторның – үз юлы. Сатып алучы тарихи объектны коммерцияле проект итеп карый. Шул ук Чистай шәһәрендә дә туристлар йөри торган беренче линиядәге биналарны алалар. Кемдер кунакханә, кемдер кафе, ресторан ача. Инвестор киләчәк турында күзаллый һәм анда табыш күрә.
– Күптән түгел Санкт-Петербургта Халыкара икътисадый форум узды. Анда шулай ук мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләсе күтәрелде. Алга таба тарихи биналарны саклау буенча нинди алымнар кулланылачак?
– Быелгы форумда мәдәни мирас объектларын саклау темасына игътибар зур булды. Аерым мәйданчыкларда сөйләшүләр оештырылды, сессия дә узды. Һәр төбәк тарихи бинага бәйле рөхсәт бирү вакытын инвестор файдасына кыскарту юлларын эзли. Форумда Татарстан тәҗрибәсе, инвесторлар белән эшләү алымнары турында да сөйләделәр. Россия Президенты Владимир Путин пленар утырышта кайбер төбәкләр белән берлектә, безнең республиканың да алдынгы рәтләрдә булуын билгеләп үтте. Татарстан – бүген инвесторларга мәдәни мирас объекты проектын финанслау механизмын тапкан бердәнбер төбәк. Бу Рәисебез Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә эшләнә. Инвесторга әзер проект бирелә. Ә аның бурычы – объектны төзекләндерү өчен инвестицияләр кертү. Алабугада бу алым кулланылды. Хәзер Чистайда 11 инвестор белән эшләү планлаштырыла. Форумда Татарстан Хөкүмәте белән «ДОМ.РФ» арасында меморандум имзалады. Ул инвесторлар белән эшләү һәм цифрлаштыру турында. Ташламалы кредитлар алу өчен Татарстаннан 2,9 миллиард сумга дүрт гариза бирелде. Икесе хупланды. Бу – инвесторга мәдәни мирас объектлары белән эшләү кызыклы булуына бер дәлил. Татарстан тарихи һәйкәлләр турындагы белешмәләрне комитетның мәгълүмати системасында һәм «Наследие.дом.рф» платформасына синхронлаштыру буенча да Россиядә беренче тәҗрибә төбәге булды. Максат – объектларның торышы, саклану статусы, рөхсәт кәгазьләре турында автомат рәвештә мәгълүматны тапшыру. Бу инвесторларга беркая да бармыйча гына тиз арада «бер тәрәзә» режимында белешмә алу мөмкинлеген бирәчәк. Хәзерге вакытта платформага республиканың 60 тан артык объекты кертелгән. Тулы интеграция 2026 елның июленә эшләнеп бетәргә тиеш.

Реставрациядән соң 2025 елда ачылган Кукмара районының Мәчкәрә авылы мәчете. 1791-1793 нче елларда төзелгән әлеге дин йорты – Татарстан авылларындагы иң борынгы кирпеч мәчетләрнең берсе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез