Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, беренче этапта 16 мең шәхси хуҗалыкка 300 млн сумга якын акча күчерелгән. «Узган ел чекларны теркәү буенча проблемалар булган иде, быел сораулар булса да, алай күп түгел. Хуҗалыклар алданрак хәстәрен күрде», – диде министрлыкның кече хуҗалыкларны үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече Рамилә Галимҗанова.
Тагын бер кат искә төшереп узуның артыгы булмас. Хәзерге вакытта савым сыерлары асрауга – бер башка 6300 сум, сарык һәм кәҗә асрауга – 1000 сум; өч яшьтән зуррак булган бияләр асрауга бер башка 5 мең сум исәбеннән субсидия каралган. Шулай ук сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә: 8 сыердан башлап – 1 млн сум, 5 сыердан башлап 500 мең сум исәбеннән ярдәм бирелә. Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче Илдар Әхмәтҗанов гаиләсенә ике атна элек бер сыер, өч ат һәм үгез бозаулар өчен 29 мең сумга якын акча күчкән. Инде йөз баш каз өчен дә документларын җыеп тапшырганнар.
– Без бик канәгать. Авыл җирендә барысы да файда. Күбрәк бирсәләр, тагын да яхшырак булыр иде дә ул. Тик монысын бирмәсәләр дә, бер сүз әйтеп булмый. Документлар җыйганда да бернинди дә авырлык булмады. Узган ел да алган идек. Шуңа күрә рәхмәттән башка сүз юк. Дөрес, бүген халыкны сөт бәяләре төшү генә бик нык борчый инде. 40 сумнан 22 гә калды бит. Безнең бер генә сыер булгач, алай ук начар түгел. Тик күпләп асраган кешеләрнең чыгымнары да күп бит, – диде ул.
Билгеле, кешеләр төрле. «Бер тишекне ямарга булса да яхшы», – дип сөенгәне дә, «6300 сумга нәрсә тия соң хәзер?» – дип сукранганы да, «Бер сыер өчен документ җыеп йөрмим әле», – дип кул селтәүчесе дә, теләге булып та, ниндидер сәбәпләр аркасында ала алмаучысы да бар.
Бу темага язарга дип уйлап йөргән көннәрдә Мамадыш районының Шәмәк авылыннан бер укучыбыз, җирлек башлыгының аяк чалуы аркасында, сыерларына субсидия ала алмавын хәбәр итте. Берочтан башлыкның үзе белән дә элемтәгә кердек.
– Ике авылда 108 сыер асрыйлар. Сыер гына түгел, кәҗә, ат һәм сарык асраучылар да субсидия алды. Әлегә ике кеше генә акча ала алмый калды. Сез әйткән кешенең өенә бардым. Терлек азыгы сатып алу турындагы документлары бездә түгел, өендә югалган аның. Хәзер икенче этапта тапшырыр өчен, документларын җайлап бирәчәкмен. Шул калган ике кеше дә тиешле акчаларын алыр, дип уйлыйм, – диде җирлек башлыгы Илшат Зыятдинов.
Әтнә районындагы шәхси хуҗалыкларда 4247 мөгезле эре терлек бар, шуларның 2234 е – сыерлар. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Таһир Баязитов әйтүенчә, беренче этапта субсидияне күпчелек кеше алган.
– Азыгын үзе генә әзерләүчеләр субсидия ала алмый. Бездә исә эшчеләргә терлек азыгын башлыча эре хуҗалыклар бирә, документын да шуннан алалар. Шуңа күрә чеклар табу белән авырлык юк. Яңалык бит, шуңа узган ел ыгы-зыгы булып алган иде. Быел бөтен кеше дә: бер генә сыер асраучысы да, күпләп тотканы да ала субсидияне. Мәшәкате бар, дип алмаучылар бик аз. Сарык, үгез бозау өчен дә ярдәмнән файдаланучылар бар. Беренче этапта 93 кеше бозау алган чыгымнарының бер өлешен кайтара алды. Икенче этапны көтеп торучылар да бар. Андыйларның я салымы, я штрафлары түләнмәгән, яки башка сәбәбе була. 1 июльдән кош-корт алган өчен документларны җыя башлыйбыз. Анда да кызыксынучылар күп. Тик мин башка мәсьәлә буенча әйтер идем. Быелдан халык малларын күпләп киметә башлады. Ә бер бетергән кеше аны кабат алмый инде, – диде идарә башлыгы.
Аксубай районының Яңа Кармәт авыл җирлегенә дүрт авыл керә. Өчесендә терлекләрне күпләп тоталар, райондагы иң күп мал саны да шушы җирлеккә туры килә. Шулай итеп, монда 847 мөгезле эре терлекнең 446 сы – сыерлар. Тик ветеринария чаралары 383 сыерга гына уздырылган. Сәбәбе субсидия алу шартларына барып тоташа икән.
– Субсидия бер хуҗалыкта 24 баш сыерга гына бирелә. Ә бездә аннан күбрәк сыер асраучы сигез хуҗалык бар. Узган ел барлык сөтлебикәләренә дә акча ала алмагач, язын берничә хуҗалык ветеринария чараларын уздырудан баш тартты. Икенчедән, ел башында кешеләр мал саннарын арттыруны планлаштырган булса, язга бу уйларыннан кире кайтты. Шул сәбәпле саннарда аерма бар. Беренче этапта 285 сыерга субсидия күчте. Ат асраучыларның барысы да алып бетерде, – дип аңлатты җирлек башлыгы Илнур Шакиров.
Аның фикеренчә, мондый ярдәмнең файдасы зур, тик чыгымнарны капларлык түгел.
– Беренчедән, сөт бәясе бик төште, әле дә кими. Икенчедән, һава торышы комачаулый, авыл халкы печән әзерли алмый. Бик борчылалар. Бер, ике сыер асраучылар терлекләрне бетереп бара. 5–7 сыеры булганнар тырыша әле. Хәзер күп нәрсә җәйнең ничек килүенә бәйле булачак, – ди ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез