Газетага язылу

Бер егылып торган егылмас: башкалада СВО ветераннары арасында «Абилимпикс» чемпионаты уза

Казанда СВО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты уза. Максаты – махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләргә тормышта үз юлларын табарга ярдәм итү, аларның һөнәри осталыкларын ачыклау һәм алга таба эшкә урнаштыру. Бу хакта журналистларга Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

Бер егылып торган егылмас: башкалада СВО ветераннары арасында «Абилимпикс» чемпионаты уза

– Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс» чемпионаты Татарстанда 2015 елдан бирле үткәрелә. Узган ел без аны беренче тапкыр СВО ветераннары өчен оештырдык. 400 ләп кеше катнашты. Без шул чакта әлеге юнәлешкә ни җитмәвен, тагын нәрсәләр эшләр кирәклеген ачыкладык, – ди Ләйлә Фазлыева. – Узган ел катнашучылар чемпионатның әһәмиятен башкаларга да сөйләгән, күрәсең. Быел гариза бирүчеләр саны артты. 86 төбәктән Казанга 600 ләп катнашучы җыела. Алар белән тагын 2 меңләп кеше – хөкемдарлар, белгечләр, катнашучыларның якыннары киләчәк.

Ярыш кына димәгән. Кунаклар өчен мәдәни чаралар да әзерләнгән. Катнашучыларның күбесенә Казанның тарихи урыннары кызык. «Килгән кунаклар Татарстанны яратып китәр, безнең егетләр җиңү яулар дигән теләктә калабыз», – ди Ләйлә Фазлыева.

Чемпионатта Татарстаннан 126 ир-егет үз көчен сынаячак. Безнекеләр 20 компетенция буенча чыгыш ясый. «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Удачина әйтүенчә, оештыру эшләрендә 49 социаль координатор катнашачак.

– Егетләргә әзерләнү өчен барлык шартлар да тудырылды. Узган ел республиканың 11 районыннан килгән ир-егетләр 16 компетенциянең 13 ендә катнашты. 26 кешенең 16 сы финалга чыгып, 11 медаль яуладылар. Шуның 4 е – алтын, җидесе көмеш иде, – ди Гүзәл Удачина. – Былтыр катнашкан егетләрнең күбесе быел юнәлешләрен үзгәртте. Алар үзләренең кайсы өлкәдә көчлерәк икәнен чамалап алдылар. Җиңә алмаганнары да бирешим, быел алдынгылыкны алырга исәпләре. Узган елгы чемпионаттан соң Чистайда яшәүче Денис Яшманов үз эшен ачып җибәрде, Казан егете Руслан Харасов былтыр «фотограф» юнәлеше буенча катнашкан булса, быел «Җайлаштырылган физик культура буенча инструктор» дигән компетенция буенча көчен сынаячак.

Питрәч егете Кирилл Дмитриев үзен «Башкару осталыгы» юнәлешендә сынап карамакчы.

– Мондый чаралар бик кирәк. Анда баргач, син ялгыз түгеллегеңне аңлыйсың. Республикада СВО ветераннарына игътибар зур. Үзеңне төрле өлкәдә сынап карарга була. Ә бу чемпионат безнең өчен яңа мөмкинлекләр ача, – ди ул.

Казанда яшәүче, тиздән 50 яшен тутыручы Рафаэль Мортазинның да чемпионатка әзерләнгән чагы.

– Авдеевканы азат иткәндә бик каты яраландым. Бер кулым һәм аягым чәрдәкләнде. Табиблар, саклап калып булмас, дигәннәр иде. Шөкер, Казанның РКБ табибларына эләктем. Алар минем кулымны да, аягымны да бөртекләп җыйды, – ди ул.

Рафаэль электән спорт белән шөгыльләнгән. Аягына баскач, тагын яраткан шөгыленә тотына.

– Мин исә үзем кебекләрне тернәкләнү күнегүләренә өйрәтәм. «Абилимпикс»та да «Җайлаштырылган физик культура буенча инструктор» дигән компетенциядә көч сынашачакмын. Мондый бәйгедә җиңәсе килә инде, – ди ул.

Ринат Фәсхетдинов та җиңүгә өметләнә. Хәзер бер аягында протез аның. Шуңа да карамастан, бирешми, үзен кызгануларын теләми. Инде хәзер таягын да ташлаган, үзе йөрергә өйрәнгән. Бер заводка эшкә урнашкан.

– «Абилимпикс»та «БПЛА операторы» компетенциясендә көч сынашам. СВОда чакта кызыксынып китеп, шушы өлкәне сайлаган идем. Белгән эш югалмый ул, җиңүгә өметем зурдан, – ди Ринат.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре