Батыр Булат Мусин: “Көрәшкә игътибар бар һәм булачак”

Бу атна җомгасында Минзәлә газетабызның герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш бәйгесе старт алачак. Бәйге көрәш дөньясында иң дәрәҗәле турнир санала.

Әлеге батырлар ярышына бәйле матбугат очрашуында шушы бәйгедә катнашып, җиңүче булган көрәш буенча спорт остасы Булат Мусин да бар иде. Аннан без көрәшкә булган тамашачы игътибары, җанатарлар турында сораштык.

– Көрәшкә гомумән, тамашачы игътибары зурмы-юкмы икәнен әйтеп булмый. Игътибар бар һәм булачак дип уйлыйм. Көрәшебез – милли спорт төре. Шуңа да Татарстанда ул игътибарны үзенә җәлеп итә, – диде Булат “ВТ” хәбәрчесенә.

Аерым Булатның көрәшен күрү өчен генә дә килүче җанатарлар бар икән.

– Андыйлар да бар. Күп түгел, тик алар бар. Үземә дә әйтәләр, – ди батыр. – Минзәләгә барлык дусларны, җанатарларны чакырып калам.


Фикер өстәү