“Без көрәшкән мәйданда…” Балтач батырлары Сабан туе истәлекләрен барлый

Сабантуйлар җиткәндә, кем ничектер, мин үзем Балтачыбызны бөтен республикада таныткан, матур көрәшләре, үзләренә генә хас алымнары, күпсанлы, мәртәбәле җиңүләре белән район көрәш тарихына кереп калган  көрәшчеләребезне искә төшерәм.

Сәбәбе дә бар: бер чорда көрәш белән җенләнеп алган идем. Сабантуйга да көрәш карар өчен генә йөрдем дисәң дә була. Дөрес, еллар үтү белән бу мавыгу үтте, бүген инде аны тыныч кына карый да алмыйм. Әмма теге еллардагы хатирәләр шулкадәр ачык, шулкадәр матур… Инде ул көрәшчеләрнең кайберләрен  йөзгә дә танып белмимдер (шактый еллар үтте, барыбыз да үзгәрдек ләбаса), тик бүген дә мин аларның күбесенең келәмгә чыгу, көрәшү рәвешен хәтерлим. Абыйлы-энеле Габделфәрт һәм Илдар Рәфыйковлар, Дамир Сафиуллин, Рифкать Хөсәенов, Рафис Насыйбуллин,  Рәдис Галләмов, Сәйдәш Мәгъсүмов, соңрак Айдар Хәйретдинов, Ранил Габдрахманов…  Билгеле, легендар көрәшчеләребез болар гына түгел. Алар көрәшкән чорда да, аларга кадәр дә безнең көрәшчеләр республикада иң-иңнәр булды. Муса Җәлил призына үткән ярышларда бүгенгә кадәр әле алар ирешкән биеклекне үтә алучы юк. Балтач феномены булган бу җиңүләр чоры үтү белән ничектер алар да артка чигенде, онытылды шикелле. Бәхеткә, соңгы елларда бәйге-ярышларда, Сабантуйларда кабат аларны искә алалар, мәйдан уртасына чакырып, хөрмәтлиләр. Заманында республикада данлыклы булган Балтач көрәшчеләренең Сабантуйлар белән бәйле истәлекләре белән сез дә танышыгыз әле.

«Дүрт яшьтән бирле көрәштем»           

Өч спорт мастеры биргән гаиләдә туып-үскән, данлыклы көрәшче биш бертуганның олысы Фәрит абый Әхмәдиев әнә шулай ди.

– Мин биш тапкыр район Сабан туенда, бишәр тапкыр Малмыж  һәм Казанның Совет, бер тапкыр Балык Бистәсе район Сабантуйларында баш батыр булып калдым. Иң беренче зур җиңүем – 16 яшемдә туган авылымда зурлар арасында (ул вакытта үлчәү авырлыклары юк иде) өченче урын алдым. 1966 елда Казанга укырга кергәч, классик көрәш белән шөгыльләнә башладым, 1972 елда Россия чемпионы булдым һәм 1973 елда, районыбыздан иң беренче булып, Россиянең спорт остасы исемен алдым. 1964 елдан 2015 елга кадәр көрәштем дисәм дә, арттыру булмас. Соңгы елларда район Сабантуйларында ветераннар көрәшендә җиңүләр яуладым.

 «Көрәшәсе килә, дип кенә мәйданга кереп булмый»

– Мин район Сабан туенда 10 тапкыр баш батыр калдым, ә авылныкыларны санап та бармаганмын, аларның төгәл исәбе дә юк, гомумән, бик күп. Иң беренче тапкыр 2005 елда, унберенче сыйныфны тәмамлаган елны Арборда батыр калдым. Һәр җиңү кадерле булса да, шушы беренче җиңү барыбер аерым хәтердә калды. 9 яшемдә көрәш белән шөгыльләнә башладым. Минһаҗ бабам, әтием, абыем Айнур да көрәшчеләр иде, алардан башка да нәселебездә көрәшчеләр күп, өйдә бу хакта аз сөйләшенмәгәндер. Тренерым Дамир абыйның да роле, йогынтысы бик зур булды, билгеле. Мин Илдар Рәфыйков, Рифкать Хөсәенов, Дамир Сафиуллин, Айдар Гәрәевнең көрәшен бик ярата идем. Хәрәмләшүне белми торган, чиста, матур алымнар белән гадел җиңә торган егетләр иде алар. Үзем дә шулар кебек көрәшергә тырыштым. Көрәштән китүемнең төп сәбәбе – чын-чыннан даими шөгыльләнергә вакыт җитмәгәнгә булды. Билгеле, әле дә Сабантуйларны чабыш аты кебек көтәсең, әмма, көрәшәсе килә, дип кенә мәйданга, келәмгә чыгып булмый. Аңа җитди, ныклы әзерлек кирәк, – ди Айдар Хәйретдинов.

«Лимитым беткән булгандыр инде»

– Район Сабан туенда  алты тапкыр баш батыр булдым. Бик күп тапкыр авыл Сабантуйларында җиңдем, Казанда Дәрвишләр бистәсендә үткән Сабантуйда икенче урын алдым. Башта классик көрәш белән мавыккан идем. 1984 елда тренерыбыз Васил абый Гарифуллин, әйдә, районга милли көрәшкә барып кара әле, ди. Бер атна шөгыльләндек тә, 75 килограмм авырлыктагылар арасында башта районда җиңдем, аннан Казанда чемпион калдым. Менә шуннан китте инде, – дип искә ала көрәшле елларын Рифкать Хөсәенов. – Иң истә калганы: бер елны район Сабан туена  данлыклы пәһлеван Рөстәм Муханов килде. Баш батыр исеме өчен аның белән көрәшергә туры килде. Ул – 140, мин 100 килограмм идек. Җиңдем бит аны. Безнең чорда бит авырлыклар хәзерге кебек бүлгәләнмәгән иде. 80 килограмм авырлыктагылар да 100, 120, 140 килограммлылар белән бил алышты. Ул елларда да бик хәрәмләшкән кешеләр булды. Әнә шундый көндәш туры килгән бер ярышта, ул махсус аягыма төшкәннән соң, җитди имгәнеп, спорттан китәргә туры килде. Дөрес, уңайланганнан соң ун еллап көрәштем, тик элекке дәрәҗәгә кайтып булмады. Иң зур җиңүләрем 80, 100 килограммда булды. Хәзер көрәшәсем килә димәс идем, күрәсең, минем лимит беткән булган. Шулай да көрәштән читтә түгел әле: төрле бәйге-ярышларда, Сабантуйларда хөкемдар мин.

«Кая барсам да, беренчелекне бирмәдем»

– 1984 елдан 2005 елларга кадәр көрәштем. Беренче тапкыр күрше авыл Сабан туенда тугызынчыны тәмамлаган елны батыр калдым. Шуннан китте инде. Кая барсам да, беренчелекне бирмәдем. Үзебезнең һәм Киров өлкәсе авыллары Сабантуйларында, Питрәчтә, Казанның район Сабантуйларында баш батыр калдым. Бер елны Балтачта Россия күләмендәге Сабантуй үткәрелде. Анда баш батыр өчен бертуган абыем Габделфәрт белән көрәшергә туры килде. Бердәнбер очрак булды ул һәм анда мин җиңдем. Район Сабан туенда биш тапкыр абсолют җиңүче булдым, – дип сөйли Илдар Рәфыйков. – Хәзер дә көрәшне бик яратып карыйм, дүрт улым да көрәшә, Русланыбызның уңышлары шактый инде. Үткән ел район Сабан туенда баш батыр калса, күптән түгел билбау көрәшендә дөнья чемпионы булды.

«Әле дә Сабантуйларга кереп чыгам»

Балтачның тагын бер титуллы көрәшчесе Рәдис Галләмов шулай ди. «Район Сабан туенда мин фәкать бер тапкыр баш батыр калдым. Малмыжда исә өч тапкыр абсолют батыр булдым. Авылларда да шактый җиңдем. Туган авылымда унҗиде тапкыр, тирә-як авылларда ике дистәгә якын батыр калдым. Иң күп җиңүләрем 80 килограммда булды. 85 килограмм авырлыкта исә унбиш җиңүем бар. 80 килограммда өч тапкыр Муса Җәлил призын, дүрт тапкыр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы беренчелеген оттым, Россия чемпионы булдым. 17 яшемдә Казанда Татарстан беренчелегендә җиңү яуласам да, армиядән кайткач, үзебезнең авыл Сабан туенда батыр калу иң мәртәбәлесе дә, иң сөенечлесе дә булгандыр. 20 ел көрәшкәннән соң, җәрәхәтләр аркасында  көрәштән киттем. Әмма әле дә авыл Сабантуйларына кереп чыгам».

«Район Сабан туенда 12 тапкыр баш батыр калдым»

– Нәселебездә көрәшчеләр юк иде. Көрәшкә дә бит мин шактый соңлап, армиядән кайткач, Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда гына килдем. Данлыклы тренер Әсхәт Шәйхетдинов кул астында шөгыльләнә башлагач, ничектер кызыксынып киттем. Иң беренче 1977 елларда үзебезнең авыл Сабан туенда батыр калдым. Баш батырга көрәшү өчен дүрт егет – берсеннән-берсе көчле көрәшчеләр Камил Идрисов, Равил Хәкимов, Вәис Фазылҗанов һәм мин калдык. Аларны җиңә алуым да ышанычны арттыргандыр. Шуннан соң Казанда Совет районы Сабан туенда – биш тапкыр, Идел буе районында, Лаешта – берәр, Малмыжда – биш тапкыр, Балтач район Сабан туенда 12 тапкыр баш батыр калдым, – дип искә алды Рафис Насыйбуллин. – Әле институтта бергә укыган дустым Шәйхулла Куликов туган ягына – Чувашиянең Батыр районына кунакка алып кайтты һәм әлеге район Сабан туенда да баш батыр калдым. Хәзер «Ватаным Татарстан» газетасы призына үткәрелүче ярышлар башта «Урожай» спорт җәмгыяте призына оештырыла иде, аны өч тапкыр оттым, Татарстан, Россия беренчелекләрендә җиңүләрем дә шактый. Институтта укыганда ирекле көрәш белән дә мавыгып алдым. 1980 елда Мәскәүгә ярышка баргач, РСФСРның спорт мастеры дигән исемне дә анда алып кайттым. Бөтенесе унбиш еллап көрәштем. Утыз яшем тулгач туктаган да идем инде, ул чакта район командасының республикада бик тә танылган, бөтен ярышларны диярлек җиңеп барган еллары. Район җитәкчеләре, синең авырлыкта көрәшүче юк, көрәш инде, дигәч, ярышка бардым һәм шунда җитди имгәндем. Вакытында туктыйсы булган, дип үкенәм дә… Бүген көрәш гадел түгел, андый-мондый дигән сүзләр күп ишетелә. Без көрәшкән елларда да шактый булды андый очраклар. Бөтенесен алдан «көйләп», «чарасын күреп» килүчеләр була иде. Идел буе районындагы Сабантуйда, исемен әйтмим инде, танылган бер көрәшче белән баш батырга бил алышабыз. Мин алып ыргытам, аңа очко бирәләр, мин алып ыргытам, аңа очко бирәләр. Азакка кадәр түздем, тәки чистага салып, баш батыр калдым… Ә улларыма килгәндә, мин аларга көрәшегез димәдем дә. Башта үзләре кызыксынып, шөгыльләнә башлаганнар иде, яшүсмерләр арасында республикада Рәмзил – беренче, Рәмзис икенче урын алганнар, инде җиңүләре дә була башлаган иде. Әмма үзләре үк ташладылар да. Каршы килмәдем, ни дисәң дә, безнең көрәш – спортчының бөтен сәламәтлеген «урлый» торган спорт төре. Күрегез, күпме данлыклы көрәшчеләребез бик иртә арабыздан китте, күпмебез имгәнеп калды… Тик шунысы да бар: бер көрәшә башлагач, бик сирәк кеше генә туктый ала, бу мавыгу үзеннән-үзе азартка әйләнә…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү