Кырымда Татарстан балалары өчен яңа лагерь ачыла

Быел Кырымда Татарстан балалары өчен лагерь ачыла. Ул 225 балага исәпләнгән. Бу хакта республиканың яшьләр министры Тимур Сөләйманов белдерде.

– Быел Кырымда Татарстан балалары өчен яңа лагерь ачыла. Кара диңгез яры буенда 224 балага исәпләнгән үзебезнең ял итү урыны пәйда булачак. 1 июльдә анда балаларның беренче сменасы башлана, – дигән ул.

Министр шулай ук бу лагерьда һәр ел саен 2,4 мең чамасы укучының ял итә алачагын искәрткән.
Сүз уңаеннан, быел Татарстанның мәктәп яны лагерьларында 57 меңнән артыграк бала ял итәчәк. Бу хакта мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина белдергән.


Фикер өстәү