Июнь аенда Татарстаннан 100 меңнән артыграк бала һәм үсмер лагерьларда ял иткән

Июнь аенда 100 меңнән артыграк бала лагерьларда ял иткән. Җәйге планның 61%ы чамасы бу. Бүгенгә балаларның ялы өчен булдырылган барлыгы 180 оешма эшләп килә. Аларда 21 979 кеше җәйге ялын уздыра. Шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең балаларына да ял оештырылган: 47 лагерьдә 301 бала табигать кочагында сәламәтлеген ныгыта. “Крылатый”, “КАМАЗжилбыт” лагерьларында исә Лисичанск шәһәреннән килгән 79 бала ял итә. Илебезнең яңа төбәгеннән килгән барлыгы 218 бала июнь аенда бездә ял итеп киткән. Кара диңгез буенда, Краснодар крае һәм Кырымда 4 лагерьда җәмгысе 1 125 кеше җәйге ялын уздыра.

Июньдә палаткалы 4 лагерьда республика “Патриот” үзәгенең 9 сменасы (барлыгы 934 кеше) эшләгән.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенгә көндезге 39 мәктәп яны лагере һәм 18 хезмәт лагере эшли. Бу лагерьлар 3000гә якын баланы җәлеп иткән.
“Укучыларның җәйге ялы программасын тормышка ашыруны дәвам итәбез. Программалар эчтәлеген аерым игътибар үзәгендә тотабыз. Бала лагерьда ял итү генә түгел, бәлки әле төрле яктан үсәргә дә тиеш. Шуңа күрә сменаларга спорт ярышлары да, иҗади мастер-класслар да. тематик очрашулар, экскурсияләр дә кертелгән”, – ди яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Һәр лагерьда Бердәм гамәл көннәре уздырылып килә. Әйтик, Балаларны яклау, Рус теле, Россия, Хәтер һәм кайгы, Яшьләр көннәренә багышлап тематик чаралар үткәрелгән. 8 июльдә барлык лагерьларда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар булачак.
Балаларның җәйге ялына кагылышлы сораулар буенча тәүлек әйләнәсе эшләүче “Кайнар линия” телефонына (8(843)207 28 73) шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү