Көзге каникулда Татарстан лагерьларында 18 меңләп бала ял итәчәк

Көзге каникулда республика лагерьларында 18 мең бала ял итәчәк. Шуның 15меңе – мәктәп яны лагерьларында.

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтүенчә, әлегә Роспотребнадзор идарәсе, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары, Гадәттән тыш хәлләр, Сәламәтлек саклау министрлыклары вәкилләре белән балаларның имин ялы өчен кирәкле әзерлек эшләре алып барыла.

Сүз уңаеннан, җәй көне Татарстаннан 150 мең бала (еллык планның 91 проценты) лагерьларда сәламәтлеген ныгыткан. Министр сүзләренә караганда, 91 проценттан калган өлеше көзге һәм кышкы каникулларда ял итәчәк.


Фикер өстәү