Алтын теш: Россиядә стоматология хезмәтләре кыйммәтләнәчәк, дип фаразлыйлар

Теш табибына баруны кичектереп йөргән кешеләргә бу эшне якын арада эшләп кую хәерле. Ник дигәндә, белгечләр ел азагына кадәр Россиядә стоматология хезмәтләренә хаклар шактый кыйммәтләнәчәк, дип фаразлый. Белгечләрнең бер ише моны сумның тотрыксызлыгы, читтән кертелгән материалларның кыйммәткә төшүе белән аңлата. Араларында моны сезонлы күренеш дип атаучылар да бар. Ничек кенә булмасын, алдан аяк киенүнең зыяны юк.

Россиянең Стоматология ассоциациясе президенты Владимир Садовский Яңа елга кадәр илдә стоматология хезмәтләре уртача 30 процентка кыйммәтләнергә мөмкин дип фаразлый. Барыннан да бигрәк анестезия, пломба, имплант кую хакы артырга мөмкин, дип саный ул.

– Стоматология хезмәтләренә бәяләр шактый вакыт дәвамында тотрыклы сакланып килә. Кайбер хезмәтләргә хаклар артса да, котырып бәя үсү күзәтелмәде. Әмма шушы вакыт эчендә аларның чыгымнары шактый артты, читтән кертелгән материал, җиһазлар кыйммәтләнде. Бу, үз чиратында, түләүле хезмәт күрсәтүче табибларның хезмәт хакына да тәэсир итте. Тешкә бәйле хезмәтләрнең кыйммәтләнүендә моның да өлеше юк түгел, – ди Садовский.

Белгеч сүзләренә караганда, бүген илнең стоматология тармагында читтән кертелә торган материал, җиһазларга кытлык юк. Әмма логистика чыгымнары арту сәбәпле, алар да кыйммәтләнгән.

Гомеренең ике дистә елын теш дәвалауга багышлаган тәҗрибәле табиб Лилия Сибгатуллина исә ел азагына таба теш дәвалатуның кыйммәткәрәк төшүен сезонлы күренеш дип атый.

– Сентябрьдә кеше инде ял итәсен ял итеп бетергән, ныгытып эшкә тотынган, укулар башланган чорга аяк басабыз. Кеше, кагыйдә буларак, моңарчы кичектереп килгән башка мәшәкатьләрен кайгырта башлый. Теш дәвалау да шулар рәтендә, – ди табиб. – Монда психологик як та мөһим роль уйный. Кеше гел яңа елдан соң нидер үзгәрер дип көтә. Шул исәптән бәяләр дә. Шуңа күрә ел азагына кадәр элеккеге бәядән тешләрен дәвалап калырга теләүчеләр дә шактый. Ихтыяҗ күп булгач, бу хезмәтләргә бәя дә азмы-күпме арта.

(акцент) Сүз уңаеннан, ил халкының өчтән бере (29%) теш табибында ел саен уртача 30 мең сум акчасын калдырып чыга икән. Росгосстрах уздырган соңгы тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Респондентларның яртысы диярлек (45%) – бу максатта елына, күп дигәндә, 10 мең сум, 8 проценты – 30–50 мең сум, 3 проценты – 50–100 мең сум, 2 проценты 100 мең сумнан артыграк акча тота икән. Теш дәвалауның ни икәнен белмәгән бәхетлеләр дә шактый. Шул ук сораштыруда катнашучыларның 13 проценты: «Теш табибына бер тапкыр да барганым юк», – дип җавап биргән.

Башкаладагы шәхси стоматология клиникасы җитәкчесе Александр Симонов сүзләренә караганда, бер ел эчендә аларда кайбер төр хезмәтләр 2–2,5 тапкыр кыйммәтләнгән. Моны илдәге икътисадый тотрыксызлык белән бәйли ул.

– Сум тотрыкланган очракта да безгә эш өчен кирәк-ярак сатучылар бәяне төшермәчәк. Мондый шартларда теш дәвалауга бәйле хезмәтләргә бәяне арттырмый хәлең юк. Аларның хакы алга таба да артачак. Ник дигәндә, без бүген катгый базар шартларында эшләргә мәҗбүр, – ди белгеч.

Симонов сүзләренә караганда, әлегә алар моңа кадәр чит илдән кайтарылган материаллар белән эшли. Аерым алганда, пломба буларак – Япониядә җитештерелгән, имплант куйганда Көньяк Кореядә эшләнгән кирәк-яракларны файдаланалар икән. Соңгы арада аларны сатып алу бәясе арткан. Бу исә, үз чиратында, шулай ук тешкә бәйле хезмәтләргә бәянең артуына китергән.

– Шулай да ел азагына кадәр хаклар, белгечләр фаразлаганча, 30 процентка ук артыр дип уйламыйм. Шәхсән үзебездә алар, күп булса, 10–20 процентка артыр дип торабыз, – ди җитәкче. – Стоматология хезмәтләренә бәяләрне арттырыр алдыннан башта җентекле анализ уздырабыз. Әгәр теге яки бу хезмәт күрсәткән өчен куелган бәя аның үзбәясен дә капламый башласа, ул очракта хакын арттырырга туры килә. Шуңа күрә прайстагы барлык хезмәтләр берьюлы түгел, аларның кайбер төрләре генә кыйммәтләнәчәк. Табыш артыннан кусаң, клиентларны да югалтып бетерүең бар.

Бүген теш дәвалау күпмегә төшә?

Хезмәт төре Бәясе (сумнарда)
вакытлыча пломба кую 200–2250
даими пломба кую 900–9000
теш алдыру 1650 сумнан башлана
акыл тешен алдыру 3500–7000 сум
тешләрне чистарту 2500–2700 сумнан башлана

 Динә Гыйлаҗиева

 

 

 


Фикер өстәү