Анестезиолог-реаниматолог Владислав Бойков: «Наркоз гомерне кыскартмый»

Берәүләр аны гомерне кыскарта дип саный.  Икенче берәүләр аңа сызлау- авыртуларны сиздермәгәне, кайчак хәтта гомерне саклап калганы өчен рәхмәтле. Сүзебез анестезия (наркоз) турында. Аңа ничек әзерләнергә? Анестезия гомерне кыскарта диюләре дөресме? Кеше операция вакытында уяна аламы? Башкаланың 16 номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире, анестезиолог-реаниматолог Владислав Бойков шул сорауларга ачыклык кертте.

– Владислав Владимирович, күпләрне кызыксындырган сораудан башлыйк әле. Наркоз гомерне уртача ун елга кыскарта, диләр. Бу дөрестән дә шулаймы?

– Бу – уйдырма. Бүген анестезия вакытында кулланылган препарат, күзәтү җиһазлары, анестезиологның белеп эш итүе аркасында анестезиянең организмга зыяны юк дәрәҗәсендә. Ул, киресенчә, организмны саклый. Ул гомерне шартлы рәвештә озайта дип әйтсәк тә була. Ник дигәндә, сау-сәламәт кешегә тик торганда операция ясамыйлар бит. Анестезия нәкъ менә кешене нинди дә булса катлаулы чирдән дәвалау, азат итү өчен кулланыла. Шул рәвешле аның гомере, киресенчә, озая дип әйтсәк тә ялгыш булмас.

– Кеше операция вакытында уяна аламы?

– Анестезия – организмның тышкы ярсыткычларга, авыртуга сизгерлеген киметүгә юнәлтелгән чара. Гомуми анестезия (наркоз) төрле дарулар, җиһазлар ярдәмендә, табиб-анестезиолог контролендә башкарыла. Шушы барлык шартлар да тиешенчә үтәлгән очракта кеше операция вакытында берничек тә уяна алмый.

Наркоздан соң кеше күпме вакыт эчендә айный?

– Кешенең анестезиядән никадәр иртә айнуы аның төренә бәйле. Әйтик, катлаулы булмаган операциядән соң кеше якынча 10 минут эчендә уяна.

– Кайсы очракларда наркоз куллану кискен тыела?

– Бу шулай ук аның төренә бәйле. Гомумиләштереп әйтсәк, йөрәк-кан тамыры, сулыш органнарының катлаулы авырулары вакытында наркоз куллану тыела.

– Наркоз өчен яшь чикләве бармы?

– Яшь чикләве юк. Аны ясаганда кулланылган препарат составындагы матдәләргә карата гына чикләү була ала.

– Наркоз вакытында төшләр дә керә, диләр.

– Әйе, наркоз биргән мәлдә кеше төш күрергә мөмкин. Авырулар арасында ачык, төсле төш күрдем дип әйтүчеләр бар. Бу төшләр бик кыска була. Иң кызыгы: алар истә дә кала.

– Анестезиягә ничек әзерләнергә?

– Аны ясарга алты сәгать кала ашарга ярамый. Наркозга ике сәгать кала су эчү дә тыела.

– Операциядән соң кайчан ашарга, эчәргә рөхсәт ителә?

­ – Артык катлаулы булмаган операцияләрдән соң яки кул-аякка операция ясагач, операция бетүгә үк ашарга, эчәргә рөхсәт ителә.

 

Анестезия төрләре

Төре Нидән гыйбарәт? Ничек башкарыла? Үзенчәлеге
Тынычландыручы (седация) Аң томалана, авыруның тышкы ярсыткычларга реакциясе чикләнә Ул катетер аша кан тамырына кертелә, яки анестезия ясый торган маска ярдәмендә башкарыла. Аның җиңелчә төре кешенең куркуын басар өчен генә башкарыла. Уртача седация вакытында кешенең аңы томалана, әмма ул тышкы тәэсирләрне сизә. Тирән седация вакытында исә авыру  каты авырту һәм кабатланып торган ярсыткычларны гына сизә.
Гомуми анестезия Кеше аңсыз, авыртуны сизми, селкенә алмый. Катетер аша да, анестезия ясый торган маска ярдәмендә дә башкарыла. Гомуми анестезиядән айныгач, кеше берничә сәгать дәвамында йокымсырап йөрергә мөмкин. Кайберәүләр күңел болгану, тамак авыртудан да зарлана.
Регинар (өлешчә, аркага ясала торган, эпидураль) Өлешчә анестезия вакытында гәүдәнең кечкенә генә бер өлеше «туңдырыла», Кеше үз аңында була, әмма авыртуны сизми. Анестезиянең бу төре, гадәттә, теш алдырганда, тирегә кереп үскән тырнакны алдырганда кулланыла. Аркага ясала торган, эпидураль анестезия вакытында тәннең билгеле бер өлеше хәрәкәтсезләндерелә. Эпидураль анестезия вакытында арка мие нервлары  урнашкан урынга дару кертелә. Аркага ясала торган анестезия вакытында арка мие сыеклыгына дару салына. Аны ясаганда кулланылган препаратларга аллергия булганда, укол ясалачак урында тән тиресе ялкынсынса, каны сыек, түбән кан басымыннан интеккән кешеләргә ясау тыела.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү