Калага юл – сала аша: яшь табибларны, ким дигәндә, бер ел районда эшләтәчәкләр

Терапевт, педиатр, ашыгыч ярдәм хезмәте табибы, анестезиолог-реаниматолог, онколог, инфекционист, психиатр һәм патологоанатом… Бүген республиканың сәламәтлек саклау тармагы, барыннан да бигрәк, әнә шул табибларга кытлык кичерә. Саннар теленә күчерсәк, Татарстанга барлыгы 1300 белгеч җитми. Авырып китәргә дә куркасың. Сырхауханәгә барсаң, көндәлек тормышта гел кирәге чыгып торган әле бер, әле икенче табибның юклыгы ачыклана.

Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында сәламәтлек саклау тармагының үзәгенә үткән әнә шул мәсьәләне күтәрделәр. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сүзләренә караганда, бүген республиканың медицина тармагында 14,1 мең табиб хезмәт куя. Быел ун айда республикада 2101 табиб эштән киткән, 2418 белгеч эшкә урнашкан. Килүче белгечләр саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 316 кешегә күбрәк. Илдар Фатыйхов моның берничә сәбәбен атый.

– Беренчедән, табиблар лаеклы ялга чыгарга ашыкмый. Пенсия яше җитү сәбәпле эштән китүчеләрнең 88 проценты кабат әйләнеп кайта. Бөтенләй китүчеләр нибары 168 кеше. Узган ел андыйлар саны 327 кеше иде. Урта медицина хезмәткәрләре арасында да саннар шулайрак, – ди министр урынбасары.

Кадрлар мәсьәләсендә азмы-күпме уңай үзгәрешләр күзәтелүгә республикада яшь белгечләр өчен тудырылган шартлар да этәргеч ясады, дип саный ул. Аларга кызыгып, республикага башка төбәкләрдән дә эшкә килүчеләр бар икән. Билгеле булганча, Татарстанда озак еллардан бирле авыл җиренә эшкә кайткан яшь белгечләр өчен «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» дип исемләнгән дәүләт программалары эшләп килә. Әлеге программалар нигезендә авыл җиренә эшкә кайткан табибларга – 1–1,5 миллион сум, фельдшерларга – 500–750 мең сум акча бирелә. Татарстанда табибларга торак шартларын яхшырту өчен 800 мең сум акча бирүне күздә тоткан грант программасы да гамәлдә. Узган ел әлеге гранттан 1,3 мең табиб файдаланган. Шуларның яртысы – чит төбәкләрдән Татарстанга эшкә килүчеләр.

Табибларга яшәр һәм эшләр өчен нинди генә уңай шартлар тудырылса да, республикада кадрлар кытлыгы әле дә булса саклана бирә. Хәзерге вакытта Татарстанга барлыгы 1,3 мең табиб җитми. Быел министрлык бу мәсьәләне хәл итүнең тагын бер юлын сынап карарга булган. Хәзер укуын тәмамлаган яшь белгеч, каладагы күппрофильле эре дәвалау оешмасына эшкә урнашу өчен, башта район җирендә бер ел эшләргә тиеш.

Яшерен-батырын түгел, озак еллар дәвамында табиб булырга укыган яшь белгеч каланы салага алмаштырырга атлыгып тормый. Максатчан программа буенча укыган яшьләр арасында да үзен укыткан район дәвалау оешмасына кайтып эшләүдән баш тартучылар шактый. Быелдан гамәлгә кергән яңа кагыйдә әнә шул хәлдән чыгуны күздә тота да инде.

– Бүген республикада шундый алты эре медицина үзәге бар. Аларның һәркайсына район җирлекләрендәге дәвалау оешмалары беркетелгән. Табиб булырга укып чыккан яшь белгеч, әлеге үзәккә эшкә урнашыр алдыннан, иң элек шул районнарның берсенә кайтып, бер ел эшләргә тиеш була. Аның белән махсус килешү төзелә, – дип ачыклык кертте Илдар Фатыйхов.

Министрлыкта шул рәвешле берочтан район җирлекләрендәге табиблар кытлыгын да киметмәкчеләр. Бу хакта журналистлар белән очрашуларның берсендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин да искәрткән иде. Ник дигәндә, район җиренә эшкә кайткан белгеч, шунда гаилә корып, төпләнеп тә калырга мөмкин бит.

– Югары технологияле медицина ярдәме үзәгендә яшь табиблар күбрәк акча алып эшли, дип уйлаучылар ялгыша. Киресенчә, авыл җирендә эшләүчеләрнеке күбрәк. Беренчел звенода эшләсә, бигрәк тә. Аларга, хезмәт хакыннан тыш, өстәмә акча, социаль түләүләр каралган. Чагыштыру өчен: югары технологияле медицина ярдәме үзәгендә эшләүче яшь табиб бүген уртача 55–60 мең сум хезмәт хакы ала. Район, авыл җирендә эшләүче белгечкә исә уртача 70 мең сум түләнә, – дип сөйләгән иде министр.

Дәүләт Советында узган комитеты утырышында республика халкын борчыган тагын бер мәсьәлә күтәрелде. Ул да булса, Татарстанда күзләргә катлаулы операция ясатырлык көчле медицина үзәге булмау. Бүген республика халкы, мондый төр катлаулы операцияне ясату өчен, Чабаксарга барырга мәҗбүр. Илдар Фатыйхов бу уңайдан да тынычландырырга ашыкты.

– Төгәл вакыт һәм саннарны ук әйтә алмыйм. Әмма башкаладагы офтальмология хастаханәсен үстерү планда бар. Моны ничек эшләячәгебезне тиздән хәбәр итәрбез. Әмма шунысын төгәл әйтә алам: күзгә планлы операция ясатуга чират кыскара бара. Республика бюджетыннан моның өчен акча бүленә, – дип ачыклык кертте министр урынбасары.

Бүген республикага түбәндәге табиблар җитми:

– педиатр (297 белгеч)

– терапевт (278 белгеч)

– анестезиолог-реаниматолог (150 белгеч)

– онколог (118 белгеч)

– психиатр (90 белгеч)

– инфекционист (64 белгеч)

– ашыгыч ярдәм хезмәте табибы (54 белгеч)

– патологоанатом (44 белгеч)

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү