Казанда илкүләм проектлар ярдәмендә 4 ел эчендә 27 балалар бакчасы төзелгән

Казанда илкүләм проектлар ярдәмендә 4 ел эчендә (2019–2022 елларда) 6 меңләп урынга 27 балалар бакчасы төзелгән. Быел тагын 2 бакча төзелә: берсендә эшләр инде төгәлләнгән, икенчесе 88 процентка әзер. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров әйтүенчә, аларның һәркайсына 220шәр сабыйның йөрүе күздә тотыла.

Аның сүзләренә караганда, башкалабызда «Заманча мәктәп» проекты буенча шулай ук 19 нчы гимназиягә янкорма төзелә. Яңа бинада 300 бала белем алачак. Алар өчен спорт һәм актлар залы, ашханә һәм 12 бүлмә булдырыла. Янкорманы декабрь аенда файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Илкүләм проектлар ярдәмендә 4 ел эчендә Казанда барлыгы 10 мең чамасы урынга исәпләнгән җиде мәктәп һәм 300 урынлы бер өстәмә корпус калкып чыккан. Илдар Шакиров искәртеп үткәнчә, «Заманча мәктәп» проекты буенча Казанда уку елы башына 107  нче мәктәп, шулай ук «Салават Күпере», «Светлая Долина» һәм «Кояшлы Шәһәр» торак комплексларындагы уку йортларында өч өстәмә бина төзелгән.

Моннан тыш «Цифрлы мәгариф мохите» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Казанның сигез мәктәбендә уку җиһазлары яңартылган. Моның өчен 25 миллион сумнан артыграк акча тотылган.


Фикер өстәү