Рөстәм Миңнеханов Аман Тулеевның якыннары һәм Кузбасс җитәкчелегенең кайгысын уртаклашты

Кемерово өлкәсенең элеккеге губернаторы Аман Тулеев вафат. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең якыннарына һәм төбәк башлыгына кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.

“Ирегез Аман-Гельды Молдагазыевич Тулеевның вафаты сәбәпле, кайгы уртаклашуны кабул итегез. Бик көчле төбәк җитәкчеләре исәбенә кергән, күп елларга Кемерово өлкәсенең сәнәгате үсеше юнәлешен һәм йөзен билгеләгән фидакарь кеше арабыздан мәңгегә китте. Аман-Гельды Молдагазыевич тугрылыклы тарафдарларының, күп санлы коллегалары, янәшәсендә эшләгән барча кешенең хәтеренә үзенчәлекле шәхес, талантлы җитәкче, Кузбасс халкы арасында зур абруй яулаган һәм ил җитәкчелегенең аерым ышанычын казанган күренекле дәүләт эшлеклесе, сәясәтче буларак кереп калачак.
Кайгыгызны уртаклашам, бу авыр көннәрдә ныклык һәм түземлелек телим. Шулай ук улыгыз Дмитрий Амановичка, мәрхүмнең барлык туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашуны тапшыруыгызны сорыйм. Иң кадерле кешегезнең якты истәлеге, эчкерсез мәхәббәтегез гаиләгезгә бу авыр кайгыны кичерергә ярдәм итсен”, – диелә мәрхүмнең хатыны Эльвира Тулеева исеменә юлланган телеграммада.

“Кемерово краеның гына түгел, бәлки бөтен илебезнең тарихында үзеннән зур эз калдырган Аман-Гельды Молдагазыевич Тулеевның вафаты турындагы хәбәрне ишетеп тетрәндек. Иң тәҗрибәле, абруйлы төбәк җитәкчеләреннән берсе булган Аман-Гельды Молдагазыевичның тормыш һәм хезмәт юлы югары дәрәҗәдә гражданлык һәм бик зур хезмәт сөю үрнәгенә әйләнде, ә инде күмер чыгаручы төбәкнең, анда яшәүчеләрнең тормышын төрле яклап үстерү аның эшендә иң мөһим бурычка әйләнде. Күп санлы дәүләт бүләкләре, Кузбасста яшәүчеләр алдында яулаган абруе, шулай ук ил җитәкчелегенең ышанычын казануы аның яңаны булдыру юлындагы күп еллык хезмәте нәтиҗәләре һәм Кемерово өлкәсенең социаль-икътисадый өлешенә зур өлеш кертүе турында сөйли. Аман-Гельды Молдагазыевичның халык хәтеренә Россиянең чын мәгънәсендә ватанпәрвәре, үзен тулысынча туып-үскән иленә һәм анда яшәүчеләргә хезмәт итүгә багышлаган фидакарь, көчле рухлы кеше буларак кереп калачагына иманым камил. Татарстанда яшәүчеләр исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Кемеровода яшәүчеләрнең барчасының кайгысын уртаклашам”, – диелә өлкә губернаторы Сергей Цивилев исеменә юлланган телеграммада.


Фикер өстәү