Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәлак булуы сәбәпле, кайгы уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничевның һәлак булуы сәбәпле мәрхүмнең хатыны Наталья Зиничевага кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән.

“Ирегез, Россия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигатьнең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү министры, армия генералы Евгений Николаевич Зиничевның һәлак булуы турындагы кайгылы хәбәрне ишетеп нык тетрәндем – диелә анда. – Евгений Николаевич, дәүләт һәм җәмгыятьнең иминлеген тәэмин итүне сайлап алган изге күңелле, фидакарь ир-ат, хезмәт бурычын үтәгәндә, чын мәгънәсендә саклаучы һәм коткаручы буларак арабыздан мәңгегә китте. Илебезнең шундый көчле, ышанычлы җитәкчене, үз бурычына һәм Ватанга тугрылыклы, тәҗрибәле профессионалны югалтуны аңлау бик кыен. Евгений Николаевичны шәхсән белүчеләрнең аның якты истәлеген кадерләп саклаячакларына иманым камил.
Хәсрәтегезне тирәнтен аңлап, Сезнең кайгыны эчкерсез уртаклашам. Сез бөтен гомерегез буе бергә яшәп, балалар үстергән иң якын кешене һич көтмәгәндә югалттыгыз. Бик зур югалту һәм гомерлек йөрәк ярасы бу. Шушы авыр көннәрдә Сезгә, якыннарыгыз һәм туганнарыгызга түземлелек, ныклык телим.”


Фикер өстәү