Рөстәм Миңнеханов Дмитрий һәм Борис Коноваловка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов элекке Казан Дәүләт университеты ректоры Александр Коноваловның вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең уллары Дмитрий Александрович һәм Борис Александровичка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. “Әтиегез – дөнья күләмендә танылган галим Александр Иванович Коноваловның вафаты турындагы хәбәрне ишетеп тетрәндем, – диелә телеграммада. – Үзегезне дөньяга китергән, тормышта сезгә ышанычлы адымнар белән атлап барырга булышкан, сезнең өчен үрнәк һәм нык терәк булып торган иң якын һәм иң кадерле кешегезне югалттыгыз. Берни белән дә чагыштырып булмый торган бик авыр югалту бу. Александр Ивановичның арабыздан мәңгегә китүе  республика өчен, илебез фәне өчен гаять зур югалтуга әйләнде. Александр Ивановичның Россия фундаменталь химия мәктәбен, югары белем өлкәсен, тулаем илнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүгә керткән күп кырлы өлеше бәһаләп бетергесез зур. Ул максатка омтылышлы тикшеренүче дә, талантлы оештыручы, оста җитәкче һәм актив иҗтимагый эшлекле дә булды. Ә иң мөһиме – һәрвакыт эчкерсез, зыялы булып калды. Александр Ивановичны белүчеләр, аның белән бергә укучылар, хезмәттәшлек итүчеләр сүзе эшеннән аерылмаган, рухи яктан гаять бай бу шәхеснең якты истәлеген кадерләп саклаячак.

Бу авыр көннәрдә сезгә түземлек һәм ныклык телим. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.”


Фикер өстәү