Рөстәм Миңнеханов Николай Бех вафат булу сәбәпле, гаиләсенең кайгысын уртаклашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ире – Николай Иванович Бехның вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең тол хатыны Анна Павловнага кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

“Ирегез Николай Иванович Бехның вафаты сәбәпле олы кайгыгызны уртаклашам, – диелә анда. – Илебезнең сәнәгатен үстерү хакына күп еллар буе нәтиҗәле эшчәнлек алып барган энергияле, талантлы кеше, тәҗрибәле җитәкче арабыздан мәңгегә китте. 90нчы елларда Николай Иванович Татарстан автогигантына җитәкчелек итте. Безнең республикада аны ил өчен гаять катлаулы чорда “КАМАЗ” гавами акционерлык җәмгыятенең эшчәнлеген тәэмин итүгә һәм аны үстерүгә юнәлдерелгән тырышлыгы өчен югары бәялиләр. Николай Ивановичны белүчеләрнең мәрхүмнең якты истәлеген саклаячакларына иманым камил. Хәсрәтегез – чиксез: Сез зур һәм бай тормыш юлыгызны кулга-кул тотынышып үткәргән иң якын, иң газиз кешегезне югалттыгыз. Бу авыр көннәрдә Сезгә түземлелек һәм ныклык бирсен”.


Фикер өстәү