Рөстәм Миңнеханов Юрий Гольдберг вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ире – КАМАЗны төзүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе Юрий Максимович Гольдбергның вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең тол хатыны Людмила Петровна Боброва-Голиковага кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

“Ирегез Юрий Максимович Гольдбергның вафаты сәбәпле, олы кайгыгызны уртаклашам, – диелә анда. – Юрий Максимович бик матур, мәгънәле, бай тормыш юлы үтте, туып үскән Ватаныбызны саклауга һәм илнең оборона куәтен ныгытуга үзеннән зур өлеш кертте. Юрий Максимович кебекләр һәрвакыт илебезнең нык терәге һәм чын байлыгы, яшь буынга ватанпәрвәрлек һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге булып тора. Шундый көчле, беркайчан да сүзе эшеннән аерылмаган искиткеч буын вәкилләренең арабыздан китеп баруын аңлау бик кыен. Бу авыр көннәрдә көч, түземлелек һәм ныклык бирсен.”

 


Фикер өстәү