Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург дәүләт университеты президенты, филология факультеты деканы Людмила Вербицкаяның вафат булуы сәбәпле, университет ректоры Николай Кропачев исеменә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

“Талантлы, күпкырлы шәхес, зур галим-филолог, абруйлы җитәкче, тәҗрибәле оештыручы арабыздан мәңгегә китте, – диелә телеграммада. – Аның фәнни-агарту өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге илебезнең югары белем бирү системасын үстерүгә, дөньякүләм бергәлектә тоткан урынын ныгытуга саллы өлеш кертте. Людмила Алексеевна, Санкт-Петербург университетының тәүге хатын-кыз ректоры буларак, илебездәге иң өлкән һәм иң зур университетларыннан берсенең бай традицияләрен, абруен саклау, мөмкинлекләрен төрле яклап үстерү өчен бик күпне эшләде. Людмила Алексеевна Вербицкаяның якты истәлеге аның күпсанлы укучылары, хезмәттәшләренең, гомумән, әлеге көчле, энергияле, хезмәт сөючән, мөлаем хатын-кызны белүчеләрнең һәммәсенең күңелендә озак сакланасына иманым камил.

Татарстанда яшәүчеләр исеменнән, шәхсән үз исемемнән мәрхүмәнең балалары, туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам”.


Фикер өстәү