Рөстәм Миңнеханов Разил Вәлиевнең хатынына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

Татарстан Республикасы Рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиевнең вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең хатыны Алия Мидхәт кызының кайгысын уртаклашты.

Татарстан Республикасы Рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиевнең вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең хатыны Алия Мидхәт кызына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

“Ирегез, Татарстан Республикасы Халык шагыйре Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең вафаты сәбәпле кайгыгызны чын күңелдән уртаклашам, – диелгән анда. – Гаиләгез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз гына түгел, бөтен республика бик зур югалтуга дучар булды. Татарстанның күренекле улы, талантлы, үзенчәлекле шагыйрь, тәҗрибәле парламентарий, туган телне саклауга, республиканың фәнни-мәгариф мөмкинлекләрен ныгытуга, милли сәнгать, мәдәният хәзинәсен баетуга үзеннән тиңдәшсез өлеш керткән бик көчле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе арабыздан мәңгегә китте. Күпкырлы эшчәнлегендә, чорына аваздаш иҗатында аның туып-үскән җиренә эчкерсез мәхәббәте, үз халкының язмышына игътибарлылыгы, табигатьтән килгән гаять зур сәләте һәм игелеклелеге чагылыш тапты. Разил Исмәгыйль улы вакыйгаларга бай булган бик күркәм, нәтиҗәле гомер кичерде. Аның бик күп иҗат җимешләре, изге эшләре, якты истәлеге безнең белән кала.

Гаять зур кайгыгызны эчкерсез уртаклашам, кызыгыз – Сөембикә Разил кызына, барлык туганнарыгызга теләктәшлек сүзләрен җиткерүегезне сорыйм. Кайчандыр сезне бергә кавыштырган мәхәббәтегез, ышанычлы, затлы тормыш иптәшегезнең якты истәлеге бу авыр көннәрне кичерергә ярдәм итсен. Сезгә сабырлык һәм ныклык телим”, — диелгән Республика Рәисе телеграммасында.


Фикер өстәү