Фәрит Мөхәммәтшин: «Разил Вәлиевнең якты истәлеге безнең йөрәкләрдә, халкыбыз хәтерендә мәңге сакланыр!»

Бүген халык шагыйре Разил Вәлиевнең йөрәге тибүдән туктады. 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шагыйрь белән бергә төшкән фотоларын Телеграм каналына урнаштырып: «Бүген безгә кайгылы хәбәр килеп иреште. Дустыбыз һәм тугры тарафдарыбыз, 12нче чакырылыш Татарстан Югары Советы депутаты, биш чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халык шагыйре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 77 нче яшендә арабыздан мәңгегә киткән», – дигән.

«Республикабыз өчен, бөтен татар халкы өчен бик зур югалту! Разил Исмәгыйль улы әдип, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе буларак гомере буе татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен үстерүгә, халкыбызның милли асылын саклауга, татарны дөнья күләмендә танытуга, аның абруен күтәрүгә хезмәт итте.

Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең якты истәлеге безнең йөрәкләрдә, халкыбыз хәтерендә мәңге сакланыр!» — дигән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

 


Фикер өстәү