Фәрит Мөхәммәтшин удмуртларның Гырон быдтон бәйрәмендә: Башкача яшәргә ярамый 

Кукмара районының Нырья авылында удмурт халкының милли бәйрәме Гырон быдтон узды. Ул бөтен Россиядән 3 меңнән артык кунак һәм илнең 300гә якын иҗади коллектив вәкилләрен җыйды. Бәйрәм кунаклары арасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә бар иде. 

Рәсми ачылыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин удмурт ишегалдын карады. Биредә кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар, милли гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштырдылар, удмурт халкының көнкүреше һәм мәдәнияте турында сөйләделәр.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең сәламләү сүзендә кунакчыл Кукмара һәм удмурт халкына мондый милли бәйрәмнәрне республикада бергәләп оештырган өчен рәхмәт белдерде.

– Бәйрәм белән сезне, удмурт туганнарыбыз! Матур, күңелле, истә кала торган булсын! Без мондый очрашуларны һәрвакыт хупладык һәм бер-беребезне милли бәйрәмнәр белән котладык. Гырон Быдтон, Сабан туе, Каравон, Семык, Уяв һәм башка бик күп бәйрәмнәр — Татарстанның күпмилләтле халкы арасында дуслыкны һәм татулыкны саклау турында кайгырту һәм көндәлек тормышыбыз. Башкача яшәргә ярамый, — диде парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, 173 милләт яшәгән Татарстанда һәркем үзенең гореф-гадәтен, телен, мәдәниятен, киемен, милли ризыгын саклап калырга тели.

– Без моны хуплыйбыз һәм ярдәм итәбез. Удмуртлар республикада халык саны буенча дүртенче урында тора. Тыныч һәм хезмәт сөючән удмурт халкы әлеге бурычларны хәл итүдә үз өлешләрен кертә. Без сезнең алда баш иябез һәм сезгә рәхмәт әйтәбез, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Авыл халкы безгә аеруча кадерле, чөнки ул халкыбызның күптөрлелеген, күпмәдәнилеген саклый. Безнең республика күпмилләтле халыкның байлыгын саклый белә, бу байлыкны булдыра белә. Шушы дуслыкны, хөрмәтне без башкаларга да күрсәтергә тырышабыз.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сүзләренә караганда, Кукмарада республикада яшәүче удмуртларның 30 проценты — 7000 удмурт яши.

– Алар безнең горурлыгыбыз! Без барыгызны да күпмилләтле районыбызда сәламләүгә бик шатбыз. Бүген удмурт кардәшләребезнең зур бәйрәме. Зур гаилә булып районыбызда бик тату яшибез һәм эшлибез. Зур казанышларыбыз, яхшы күрсәткечләребез бар. Бу халкыбызның уртак җиңүләре. Бездә яшәгән барлык халыклар өчен ел саен бәйрәмнәр үткәрәбез. Бу традиция бездә сакланып калган һәм һәрвакыт сакланачак, — диде Сергей Димитриев.


Фикер өстәү