Рөстәм Миңнеханов: Семык бәйрәме Татарстанның иң якты мәдәни вакыйгаларының берсенә әверелде

Семык бәйрәме Татарстанның иң якты мәдәни вакыйгаларының берсенә әверелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Семык марый мәдәнияте республика бәйрәмендә әйтте. Чара Әгерҗе районы Пеләмеш авылында узды. Бәйрәмгә Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев һәм «Россия марыйлары» федераль милли-мәдәни автономия Советы рәисе Лариса Яковлева килде. Кунакларны Әгерҗе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов озата йөрде.

Төп мәйданга килгәч, Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Зайцев марый ишегалдын карадылар, милли гореф-гадәтләр һәм йолалалар белән таныштылар, аерым алганда, кунакларга марый туй йоласын күрсәттеләр. Шулай ук Татарстан Рәисе һәм Марий Эл Башлыгы теләкләре белән агачка тасмалар бәйләделәр, декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе һәм традицион һөнәрләр буенча мастер-класс карадылар.

Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә ассызыклаганча, Рус Каравоны, татар Сабантуе, удмурт Гырон Быдтоны, чуаш Уявы һәм мордва Валда Шинясы белән беррәттән, Семык бәйрәме халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашуның аерым атмосферасын булдыруга ярдәм итә. «Семык Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында аеруча әһәмияткә ия», — диде республика Рәисе.

Ул марыйларның үз телләренә, традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә сакчыл караган дус, тырыш халык булуын ассызыклады: «Марыйлар республика үсешенә зур өлеш кертәләр һәм безнең күп милләтле мәдәниятебезне баеталар».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу заманда традицион кыйммәтләрне ныгыту кирәклеге тагын да кискенрәк сизелә: Ватанга, гаиләгә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, туган телгә хөрмәтле мөнәсәбәт, төрле милләт һәм дин вәкилләренең тыныч яшәү принциплары.

Республика Рәисе Семык бәйрәмендә катнашучыларны һәм кунакларны котлады, шулай ук чараны югары дәрәҗәдә әзерләгәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Аннары ул рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, милләтара дуслыкны ныгытуга керткән өлеше өчен Татарстанның берничә дәүләт бүләген тапшырды.

Юрий Зайцев билгеләп үткәнчә, Россиядә ярты миллионга якын марый бар, аларның 60%тан артыгы Марий Элдә һәм Татарстанда яши. «Татарстан Республикасы — милли үзенчәлекне саклау, мәдәният, тел, гореф-гадәтләр һәм йолаларны үстерү өчен барлык шартлар тудырылган күп милләтле төбәк. Марий Эл һәм Татарстанның күпьеллык ныклы иҗтимагый, фәнни һәм мәдәни элемтәләре бар. Форсаттан файдаланып, марый халкының этномәдәни үзенчәлеген саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә тирән рәхмәт белдерәм», — дип өстәде Марий Эл Башлыгы.

Семык бәйрәме җәйнең башлануын билгели һәм җәйге милли бәйрәм календарен ача. Бу көнне теге дөньяга күчкән ата-бабаларны искә алу, көнкүреш, гаилә эшләрендә иминлек һәм мул уңыш сорау кабул ителгән.


Фикер өстәү