Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында сәнгать осталарының гала-концертында булды

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәнгать осталарының гала-концертында булды.

Концерт быел Мәскәүдә 21 – 25 августта барган Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен тәмамлады. Чара Мәскәү Халыкара музыка йортында узды.

Кунакларны һәм чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, һәр төбәк вәкиле өчен – безнең ил башкаласында, Мәскәүдә булу зур дәрәҗә.

«Без бүген монда, сезнең белән бергә. Һәм, әлбәттә, сезнең һәрберегез – Татарстан тарафдарлары, Татарстаннан чыккан кешеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сез барыгыз да Татарстан өчен җан атасыз. Һәр елны, август аенда, Республика көне алдыннан, Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәрен уздырабыз. Мин Мәскәү Хөкүмәтенә, шәхсән башкала мэры Сергей Семенович Собянинга әлеге мөһим традициягә һәрвакыт ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аерым уңышларга ирешүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре – Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләре, «Татарстан Республикасы Халык рәссамы», «Татарстан Республикасының Атказанган артисты», «Дуслык» орденнары тапшырылды. Шулай ук Мәскәү мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сәхнәдән Мәскәү мэры Сергей Собянинның сәламләү сүзе укылды.

«Сезне Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрендә сәламлим, — диелә сәламләү текстында. — Башкаланың иҗтимагый һәм мәдәни тормышында бу – күркәм вакыйга Россия халыкларының гасырлык дуслыгын һәм Мәскәү белән Татарстан Республикасы арасындагы тыгыз элемтәләрне ассызыклый. Мәскәүлеләр Татарстан сәнгать осталарының үзенчәлекле иҗатын яраталар һәм бәялиләр. Быел да бәйрәм безне искиткеч концертлар, иҗади очрашулар һәм күргәзмәләр белән сөендерәчәк. Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәрендә катнашучыларга һәм кунакларга нык сәламәтлек, иминлек һәм иҗади хезмәтегездә уңышлар телим».

2022 елда Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре татар телендә нәфис фильмнар күрсәтүне үз эченә ала. Шулай ук Россия дәүләт балалар китапханәсендә татар балалар әдәбияты көннәре кысаларында экспозицияләр буенча экскурсияләр үткәрелде. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу, Татарстан Республикасы шагыйрьләре һәм язучылары белән иҗади очрашулар узды.


Фикер өстәү