Кайту. Татар теле мәктәптә дәүләт теле итеп өйрәтелә башлый, тик…

Яңа уку елыннан татар теле мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытылачак. Бу хакта мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйткән иде. Әлеге дәресләр мәҗбүри булачакмы, әллә ихтыяримы? «ВТ» хәбәрчесе шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертергә тырышты, туган тел укытучыларының, әти-әниләрнең мөнәсәбәтен белеште.

– 2022 елның 1 сентябреннән республика мәктәпләренең уку планнарында «Татарстан Республикасы дәүләт теле – татар теле» фәне кертеләчәк. Баланы укыту әти-әниләрнең теләгенә бәйле булачак. Татар телен дәүләт теле һәм туган тел буларак укыту федераль реестрга кертелгән белем бирү һәм эш программалары буенча оештырылачак, – диде Илсур Һадиуллин

Министр белдергәнчә, Татарстан Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә татар теле һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләр эшләүне дәвам иттерә. Россия Мәгърифәт министрлыгы каршындагы Фәнни-методик совет карары белән 17 әсбап 2022 елда федераль исемлеккә кертелгән. Төп мәктәп өчен 18 әсбап экспертизага тапшырылган.

 

Икесе дә керәме?

Мәктәпләрдә татар теле дәресләре моңа кадәр дә бар иде. Аны туган тел рәвешендә татар гына түгел, рус, чуаш, удмурт баласы да укый ала. Шулай итәләр дә. Рус теле дә татар баласының «туган тел»енә әйләнгән очраклар бар. Укучыга шулай тәкъдим иткәч, нишләтәсең? Татар теле дәүләт теле буларак та кертелгәч, нәрсә үзгәрә соң? Ике дәресне дә сайлау мөмкинме?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина аңлатуынча, 1 сентябрьдән 1 һәм 5 сыйныфларга яңартылган стандартлар кертелә. Алдагысыннан аермалы буларак, яңартылган стандартларда «Туган тел һәм туган тел әдәбияты» фәне өлкәсенә Россия Федерациясе республикасының дәүләт телен өйрәнү мөмкинлеге кертелгән. Алдагы елларда әти-әниләр «Туган тел», «Туган тел әдәбияты» фәннәре кысасында өйрәнү өчен татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва, яһүд телләрен сайлый алалар иде. Хәзер татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак сайлый һәм өйрәнә алачаклар. Шулай ук әти-әни гаризасы буенча. Сәгатьләр саны мәктәпнең уку планында билгеләнә, аны мәктәп үзе раслый, – дип белдерде белгеч.

Энҗе Гыйззәтуллина туган тел һәм әдәбиятын элек булганча, хәзер дә яңа стандартларда уку планының мәҗбүри өлешендә калуын әйтте. «Рус телен яки татар телен өйрәнү әти-әниләр гаризасы буенча хәл ителә. Әгәр татар телен сайлый икән, аны туган тел яки дәүләт теле буларак өйрәнүне үзләре сайлый. Әгәр мәктәп икесен дә уку планына кертә икән, бу вакытта икесен дә укый алалар. Ни өчен безгә бу мөһим иде? Татар телен белми торган башка милләт балаларының әти-әниләре: «Татар телен өйрәнәсе килә, тик ул безнең туган тел түгел, шуңа күрә аны туган тел буларак сайлый алмыйбыз, ә менә дәүләт теле буларак өйрәнер идек», – диделәр. Андыйлар күп иде, хәзер алар татар телен рәхәтләнеп дәүләт теле буларак сайлый алалар», – диде Энҗе Хәбир кызы.

 

Богдан татарча укый

Татар теле башка милләт балалары өчен дә чит түгел, анысы. Әгәр әти-әнисе каршы булмаса… Бөгелмәнең лицей-интернатында белем алучы Богдан Кизим татар телен туган тел буларак өйрәнә. Быел ул 8 нче сыйныфка укырга бара.

– Татарстанда яшәгән һәр кеше татар телен белергә тиеш. Һич югында, татарча әйткәнне аңларга. Без ирем белән шулай уйлыйбыз. Телләр белү бер нәрсәгә дә комачауламый. Балаларны бакчада татар төркеменә бирдек. Кызыбыз быел 4 сыйныфка бара. Алар мәктәптә дә татар телен туган тел буларак өйрәнә. Туган телне сайлау проблемасы булмады. Икеләнеп тормадык, һичшиксез, татар теле, дидек. Бернинди басым да ясамадык, татар телен үзләре сайладылар. Без инде хупладык. Богдан татарча сөйләшә. Быел фестивальдә катнашкан иде, шунда төрки халыкларның тарихы турында ишеткән. Аннан кайткач, тарих белән кызыксына башлады, – ди әнисе Екатерина.

 

Директор милли җанлы булса

Түбән Кама шәһәрендәге 35 нче лицей директоры Чулпан Хуҗанбердиеваның да фикерен сораштык.

– Без лицейга  укучыларны 5 сыйныфтан кабул итәбез. Быел 1 нче сыйныфка 125 бала кабул иттек. 10 нчы сыйныфка 100дән артык укучы килде. Профильле уку йорты булсак та, татар телен укыту бик югары дәрәҗәгә куелган. Мин үзем – татар теле укытучысы бит. Татар төркемнәренә балалар җыю проблемасы юк. Әти-әниләрнең 75 проценты туган тел буларак татар телен сайлый. Татар теле ике сәгать укытыла. Яңа уку елыннан дәүләт телен кертү 5 нче сыйныфка килүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге бирәчәк, – диде ул.

 

Өстәмә мөмкинлек, тик

«Татарстан Республикасының дәүләт теле – татар теле» яңа программасы авторларының берсе, «Ана теле» онлайн мәктәбе җитәкчесе, КФУ галимәсе Кадрия Фәтхуллова, мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак укытуны уңай адым, дип саный. Аның әйтүенчә, татар телен өйрәтү өчен балаларга өстәмә мөмкинлек бирә. Дәүләт телен укыту яңа программа нигезендә өч сәгать каралган. Кайбер мәктәпләр милли компонент хисабына сәгать санын арттыра да ала, ләкин монысын мәктәп хәл итә.

– Моңа кадәр татар телен, туган телен буларак, күбрәк татарлар сайлый иде. Әлбәттә, арада башка милләт балалары да бар. Хәзер татар телен башка милләт балалары да сайлый алачак. Алар: «Бу бит минем туган тел түгел», – димәячәк, – ди Кадрия Фәтхуллова. – Шунысы мөһим: туган тел булганда, укучылар туган тел һәм әдәбиятны өйрәнә. Ә менә дәүләт теле буларак, бары тел генә укытылачак. Төп максат – балаларны шушы телдә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү. Кайбер әти-әниләр әдәбиятны катлаулы дип саный. Башка милләт балалары дәүләт теле буларак сайлап ала икән, аларга уку җиңелрәк булачак. Ләкин шул ук татар балалары, туган тел буларак уку авыр дип, дәүләт телен укыту төркеменә күчмәсен иде, дигән теләк белдерә белгечләр. Дәреслекләргә килгәндә, яңа дәресләрне шул ук дәреслекләр белән дә укытырга мөмкин.

 

Ханә Сөләйманова, Казандагы 149  нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Сөенеп түгел, тагын нинди авырлыклар килер икән, дигән шомлану белән кабул итәм моны. Тел мәсьәләсендә һәр үзгәрешкә куркып карыйбыз инде хәзер. Югары сыйныфларда сәгатьләр саны кими, диделәр. Озак еллар укыткан укытучы буларак, мондый әйберләрне бик авыр кабул итәм. Әти-әниләр сайлауга калгач, бик юк инде ул. «Телим икән – өйрәнәм, теләмим икән – өйрәнмим», – дию белән расписаниедәге мәҗбүри фән икесе – ике нәрсә. Дәүләт теле булгач, ул шул дәүләттә яшәүчеләргә мәҗбүри куелырга тиеш. Ләкин һаман да әти-әниләр тарафыннан ничек кабул ителер дә ничек эшләп китәр? Анысы да бар бит әле. Әти-әниләр гариза язса – укытыла, язмаса – юк. Кайвакыт алар саф татарча сөйләшкән балаларын да  рус төркеменә яздыралар. Нинди генә авыр заманалар булса да, телебез югалмаган. Ул сакланыр, милләтебез, телебез өстенә төшкән зур сынаудыр инде бу. Анысы да үтәр дип ышанам.

 

Рәмис МӨҖИПОВ, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе:

– Мәктәпләрдә туган телләрне укыту сәгатьләренең кыскаруына юл куярга ярамый. Ул һәр мәктәптә билгеләнгән күләмнән ким булмаска тиеш. Яңа уку елыннан 1 һәм 5 нче сыйныфларда яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертелә. Әлеге документның беренче вариантында уку сәгатьләре азрак иде. Республика, башка төбәкләр мөрәҗәгать иткәннән соң, Мәгърифәт министрлыгы туган тел дәресләрен узган уку елы күләменә кире кайтарды.

 

Статистика

Узган уку елында әти-әниләрнең «туган тел»не сайлау күрсәткече:

289175 бала (63,34 %) татар телен өйрәнгән.

161288 бала (33,33%) – рус телен

3860 бала (0,85%) – чуаш телен

1040 бала (0,23 %) – удмурт телен

465 бала (0,10%) – мари телен

39 бала (0,01 %) – мордва телен

694 бала (0,15 %) – ивритны

8 бала – башкорт телен

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Кайту. Татар теле мәктәптә дәүләт теле итеп өйрәтелә башлый, тик…” язмасына фикерләр

  1. Татар баласы барча фәннәрне татарча укырга тиеш, шул чакта гына укучы татарча уйларга, татарча фикер йөртергә,
    татарча иркен аралашырга өйрәнә. Ярый, бу яңа карар-ярты адым алга булсын ди. Тик туктап калырга ярамый!
    Үзен татар санаган адәм баласын татарча укытырга тиеш. Татарча укып та бик югары үрләргә менгән кешеләр бар!

Фикер өстәү