Рөстәм Миңнеханов турында 10 ФИКЕР

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка 65 яшь тулды. «ВТ» Президент турында халык фикерләрен туплады.

“Мәдәният гади генә төшенчә түгел. Президент моны яхшы аңлый”

Рамил Төхвәтуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык артисты: 

– Гомумән алганда, мәдәнияткә, сәнгатькә хөкүмәтебез тарафыннан даими ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, яңа биналар төзелә. Әйтик, Чаллы драма, «Әкият» курчак  театрлары яңа биналы булды, «Мастеровые» театрларын биналы итү планда тора. Милли китапханә, Чаллы курчак театры өй туе үткәрде, Түбән Кама театры, Сынлы сәнгать галереясы төзекләндерелде. Зур тарихи вакыйга – Камал театры да яңа биналы булачак. Болар – беренче чиратта, Рөстәм Нургали улының  шәхсән мәдәнияткә зур игътибар бирүе нәтиҗәсе. Ул мәдәниятнең гади генә төшенчә булмавын, уен-көлке, шигырь сөйләү белән генә чикләнмәвен, иң әүвәл халыкның милли гореф-гадәтләрен саклау икәнлеген төптән аңлый һәм игътибар үзәгендә тота. Кино тармагын гына алсак та, аңа саллы матди ярдәм күрсәтелә. Татарстан Дәүләт Советында кинематографиягә багышланган «түгәрәк өстәл» булды, анда Министрлар Кабинетының идарә рәисе хисап тотты һәм әлеге юнәлешкә тотылган саннарны атады. Кинематография дәүләт ярдәменнән читтә түгел. Башка проектларны алыйк. Шул ук «Үзгәреш җиле». Ул да бит эстраданы үсешкә этәргән саллы проектларның берсе.

Татарстан Президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе булдыру Минтимер Шәймиев тәкъдиме иде. Ул Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм хуплавы белән бүген матур нәтиҗәләрен дә бирә башлады. Язучылар берлегендә даими конкурслар уздырыла, алар милли мәдәниятебезне алга таба үстерү максаты белән эшләнә.  Конкурс дибез икән, «Милли мультифест»ны искә алыйк. Гомумән, яшьләрне мәдәнияткә тарту, ана теленә мәхәббәтне уяту җәһәтеннән республикада зур эшләр башкарыла. Әлбәттә, республика җитәкчесендә хуплау һәм яклау тапмаса, алар тормышка ашмаган булыр иде.

Мәдәният кешенең дөньяга карашын формалаштыра. Республика җитәкчесе аны яхшы аңлый һәм Татарстанда яшәгән һәрбер халыкка фольклор ягыннан булсынмы, телләрне өйрәнү булсынмы – барлык мөмкинлекләр булдырыла. Халыклар Дуслыгы ассамблеясының эш нәтиҗәләре, якшәмбе мәктәпләренең эшчәнлеге – болар барысы да мәдәният дигән феноменны тудыра. Шуңа күрә безгә игътибар җитми дип зарлану дөрес булмас иде. Кешегә һәрвакыт нидер җитми, нәфес дигән нәрсә дә бар. Әмма Татарстан Республикасы мәдәнияткә игътибар һәм матди ярдәм күрсәтү ягыннан беренче рәтләрдә бара. Бу җәһәттән Рөстәм Нургали улына исәнлек-саулык, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы телим. Сәнгатькә булган игътибар кимемәсен иде. Иҗат әһелләренә исә күрсәтелгән ярдәмне акларга кала. Бу – үзебезнең милли кадрларны булдыру дигән сүз дә. Без үз йөзебезне югалтмаска, үткән һәм киләчәк буын арасындагы чылбырны өзмәскә тиешбез. Театрларны алсак, дәүләт акчасына көн күрә икән, аларга милли сәясәтне югары кимәлдә, сыйфатта алып бару бурычы йөкләнгән.  Бу – гомумән,  барыбызның да  зур бурычы. Мондый җитәкчелек булганда, чынга ашмаслык эш түгел. Яулаган үрләрдән аска төшмәскә, яңа сәнгать әсәрләре белән тагын да биегрәк үрләр яуларга кирәк. Чөнки сәнгать ул – мәдәниятнең югары ноктасы, дәрәҗәсе.

“Аның абруе зур”

Марат Бәшәров, сәясәт белгече (Мәскәү):

– Рөстәм Миңнеханов – Россия Федерациясендәге иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе. Татарстан Президенты вазыйфасында ул башкарган эш республикага ышанычлы рәвештә үсәргә, социаль-икътисади сәясәтне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Ә бу – гади кешенең тормышын кайгырту дигән сүз. Әлеге вазыйфада ул эзлеклелекне саклап, озак еллар Минтимер Шәймиев башкарган эшне дәвам итә.

Рөстәм Миңнехановның төбәк җитәкчеләре арасында да абруе зур. Билгеле булганча, ул Россия Дәүләт Советының Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите комиссиясен, илнең инновацияле төбәкләр ассоциациясен җитәкли. Сер түгел, төбәк башлыклары арасында яшь җитәкчеләр дә бар. Аларга үрнәк алырлык кеше кирәк. Рөстәм Миңнеханов исә тәҗрибә белән бик теләп уртаклаша.

Кешелеклелек сыйфатлары булу белән бергә Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен мөһим булган мәсьәләләрдә ныклы фикерен әйтә белә. Республика мәнфәгатьләрен дә, ил мәнфәгатьләрен дә исәптә тотып эшли.

Рөстәм Миңнехановның илдә генә түгел, халыкара мәйданда да абруе зур булуын билгеләп үтми мөмкин түгел. Республикада чит ил делегацияләре еш була, ул үзе дә халыкара эшчәнлектә актив катнаша. Татарстан Президенты Россиянең ислам илләре белән мөнәсәбәтләрендә зур роль уйный, төрки дөнья белән элемтәләр җайга салынган. Бу – бик мөһим мәсьәлә. Чөнки татарлар – зур төрки дөньяның бер өлеше. Бу халыкларның үзара дустанә яшәве бик мөһим. Татарлар күпмилләтле Россиянең тормышында да зур роль уйный. Без, татарлар, үзебезнең тынычлыкка, үсешкә омтылуыбызны күрсәтергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов әнә шундый сәясәт алып бара.

«Аталарча кызыксына белде»

Фәрһад Фәткуллин, синхрон тәрҗемәче, 2018 елгы «Ел викимедиачысы», татар телле Википедия активисты:

– Татарстан һәм гомумән татар халкы өчен Рөстәм Миңнеханов эшчәнлеген бары тик уңай бәяли алам. Премьер-министр чагында да, аннан Президент вазыйфасына сайлангач та, ул җитәкләгән команда белән күп кенә чараларда тәрҗемәче буларак эшләргә туры килде.

Бу җәһәттән, бер вакыйга искә төште әле. Швейцариядә уза торган Давос форумында булды ул. Татарстан партнерлары белән очрашу-аралашу вакытында Рөстәм Нургалиевич кыска бер вакыт аралыгында шәхси уйларына чумды булса кирәк. Миңа борылды да әти-әниемнең саулыкларын сорашты. Гаиләм белән кызыксынды. Балаларым белән һәр атна кунакка йөрүләребезне әйтүемә, йөзендә шатлык билгеләре күренде. Җылы сүзләр әйтеп, үз эшен дәвам итте. Аталарча кызыксынды.

«Ул да яшьләрдән энергия ала»

Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры:

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яшьләр тармагы, яшьләр сәясәтенә, аерым алганда, «Сәләт» хәрәкәтенә булган игътибары, ярдәме зур һәм чиксез. Беренче чиратта, ул безнең эшчәнлекнең балаларыбыз, яшьләребез һәм гомумән республикабыз өчен ни дәрәҗәдә кирәкле булуын үзе үк ассызыклый. Безгә карата һәрдаим югары бурычлар куеп тора. Без исә аның өметләрен акларга тырышабыз. Иң кызыгы шул: Президентыбыз куйган бурычларның берничә адым алга карап кушылган булуына без эшли-эшли инанабыз. Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт безнең балаларга һәм яшьләргә бәйле булган проектларга булыша. Инфраструктура, эчтәлек ягыннан, дисеңме, киләчәгебез саналган балаларыбыз өчен иң яхшысы булсын дип кайгырта. Соңгы елларда барлыкка килгән инфраструктура корылмалары да моңа дәлил. Алар барысы да бүгенге көн шартларына туры килә торганнардан.

Безнең Президентыбыз ярдәме белән Биләрдә оештырыла торган форум да үсте. Ике смена эшли торган форумыбыз хәзер инде 6 сменада балалар кабул итә. Җәй саен уку-укыту форумында дистәләгән мең бала катнаша. «Сәләт» клубларының елдан-ел ишәюендә дә Президентыбыз өлеше зур.

Мәгълүм булганча, Татарстан буенча «Адымнар» күптелле мәктәпләре эшли. Анда безнең «Сәләт» класслары эшли. Бу да безнең Президентыбызның бурычы иде, без моңа алындык.

Бу әле – ул күрсәткән зур ярдәмнең бер өлеше генә. Без аңа һәм аның командасына рәхмәтле.

Бу – «Сәләт» җитәкчеләренең генә фикере түгел. Ул балаларныкы белән дә тиңдәш. Без алан, җыеннар, форумнар кысасында еш кына сораштырулар оештырабыз. “Кемнәрне күрәсегез килә?” – дип сорыйбыз. Уңышка ирешкән шәхес дигәндә, Рөстәм Нургалиевич исеме еш яңгырый.

Күптән түгел Халыкара мәктәптә булдым. Презентациядә бер слайдта Рөстәм Миңнехановның сурәте куелган иде. Аны күрүгә балалар дәррәү кул чаба башлады. Бу инде әлеге шәхеснең балалар арасында абруйлы булуын, ышаныч яулавының бер дәлиледер. Мин моңа сөендем.

Рөстәм Миңнеханов чаралар кысасында балалар белән шәхсән очраша, аралаша, теләкләрен җиткерә. Бу очрашулар, һичшиксез, балаларда гомерлек истәлек булып калачак. Балаларда Президентыбызга карата хөрмәт көчле. Һәм аңа да алардан уңай энергия кире кайта дип саныйм.

Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнехановка ныклы сәламәтлек, энергия, бәхет телибез.

«Бездә яхшы укыр өчен барлык  мөмкинлекләр бар»

Алмаз Хәмидуллин,  Казандагы «Унбер» лицее директоры:

– Һәр илнең үсеше мәгарифтән, кеше капиталын үстерүдән башлана. Рөстәм Миңнеханов моны яхшы аңлый, шуңа күрә мәгариф тармагына аеруча игътибар бирергә тырыша. Ел саен  республикада заманча  бакчалар, мәктәпләр ачыла.

2019 елдан «Адымнар» полилингваль белем бирү комплекслары проекты тормышка ашырыла. Ул рус, татар һәм инглиз телләрендә көндәшлеккә сәләтле белем бирүне күздә тота. Казанда, Алабугада, Чаллыда, Актанышта дүрт комплекс эшләп килә. Тиздән Түбән Камада һәм Әлмәттә дә ачылачак. «Унбер» мәктәбе федераль программа буенча төзелсә дә, республика да үз өлешен кертте.  Халыкара дәрәҗәдәге мәктәп бу, бездә яхшы укыр өчен барлык  шартлар тудырылган. Укытучылар арасында Санкт-Петербург, Бөекбритания, Казахстан, Америка, Колумбиядән килгән  мөгаллимнәр дә бар. Укучылар лабораторияләрдә фән белән дә шөгыльләнә ала.

Республикада олимпиадада катнашучылар өчен грантлар булдырылган. Шул ук вакытта укытучыларны мәктәпләргә беркетү, педагогик уку йортларына максатчан кабул итү, яшь укытучыларга ярдәм итү, торак шартларын яхшырту буенча да эш алып барыла. Педагогик вузларда максатчан  программа буенча  белем алучы студентларга  ай саен 15 мең сум стипендия түләнә. «Безнең яшь укытучы» дигән бик  яхшы программа бар. Болар барысы да – республика җитәкчесе эшчәнлеге нәтиҗәсе.

«Без аннан яшәргә өйрәнәбез»

Илдус Дәүләтов, эшмәкәр, Оренбург өлкәсе татар автономиясе җитәкчесе, Оренбург законнар чыгару җыены депутаты:

– Мин үзем Оренбург өлкәсендәге Әсәкәй авылында фермер хуҗалыгын җитәклим. Татарстанга юлыбызның өзелгәне юк, чөнки безне монда аңлыйлар, киңәш бирәләр, ярдәм кулы сузалар. Бу очракта мин бигрәк тә Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны күздә тотам. Арттырып әйтүем түгел, без аны фәрештәгә тиңлибез, аннан яшәргә өйрәнәбез. Бер карасаң, гаҗәп бит: нинди катлаулы вазыйфаны алып бара, ә үзе бөтен кеше белән аралашырга өлгерә. Бервакыт ул: «Үз сүзеңне әйтергә трибуна булсын өчен, сиңа депутат булырга кирәк» , – дип киңәш бирде. Шулай иттем дә. Оренбург Законнар чыгару җыенында инде дүртенче чакырылышка депутат булып сайландым. Өлкә буенча татар автономиясен җитәклим. Рөстәм Нургалиевичның гадилегенә кайчак гаҗәпләнеп тә куям. Без аның белән гел элемтәдә, телефоннан сөйләшеп торабыз. Трубканы алырга уңайсыз вакыт булса, үзе соңыннан шалтыратмый калмый. Ә үзебезнең губернатор белән андый ук мөнәсәбәтләр тудырып булмады. Шуңа күрә, үзебезнең Пезидентыбыз бар дип, рәхәтләнеп, горурланып яшибез. Чыннан да, Рөстәм Нургалиевич – Татарстан өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен Президент. Икътисадны үстерүгә дә зур әһәмият бирә. Татар эшмәкәрләрен җыеп, ел саен сөйләшүе – шуның бер дәлиле. Аның мөнәсәбәте уңай булгач, җирле җитәкчеләр дә безнең белән санлашырга мәҗбүр. Җай туры килгән саен, Татарстанны үрнәк итеп куябыз. Мәсәлән, мин Җыенда чүп белән эш итүгә бәйле программа турында сөйләп чыккан идем. Хәзер инде өч ел Татарстан  үрнәгендә эш алып барабыз. Мәктәпләрдә балалар татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыйлар. Мәдәни чаралар да татарча үтә. Татарстан ярдәме белән чын татар булып яшибез.

Форсаттан файдаланып, Президентыбызга читтә яшәүче татарлар исеменнән зур рәхмәтләребезне  җиткерәбез, туган көне белән котлыйбыз. Һәрбарчабызга исәнлектә, иминлектә яшәргә язсын.

«Яшьтән үк җитәкче сыйфатлары сизелә иде»

Мәгъдәнур Гатауллин, Рөстәм Миңнехановның остазы:

– Без Рөстәм Миңнеханов белән Саба «Сельхозтехника»сында таныштык. Ул институтны тәмамлагач, эшкә кайтты. Кечкенә генә буйлы егет иде. Рөстәм техник хезмәт күрсәтү станциясенә инженер булып урнашты. Бергә ике ел эшләдек. Ул чакта ук җитәкче сыйфатлары бар иде. Бу, мөгаен, берәр зур кеше булыр, дип уйлый идек.  Мин токарь булгач, Рөстәмнең гел  йомышы төшә иде. Кереп эш тә кушып чыгып китә. Яшь булса да, бик тиз абруй яулады. Кешеләргә хөрмәт белән карый иде. Мин аның тавыш күтәреп сөйләшкәнен  хәтерләмим. Кызу чагын да хәтерләмим. Әмма шунысын беләм: Рөстәм күзеңә карап, турысын әйтә. Аның Президент булуы Сабаны да үзгәртте. Соңгы елларда район танымаслык булды. Алай дисәң, бөтен республика яңарышта безнең. Бу – барысы да Президентның хезмәте. Туган көне белән котлап, саулык-сәламәтлек телим. Халкыбыз өчен күп эшли, ял итә аламы икән, дип тә борчылам. Иртәгә үземә дә 81 яшь тула. Рөстәм мине белә ул. Әле бер елны очрашып сөйләшеп тә тордык. «Инстаграм»ына да куйган иде.

«Президент нинди, халык шундый»

 Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артисты:

– Халыкта нинди җитәкче – шундый коллектив дигән сүз йөри.  Димәк, нинди Президент – халык шундый. Энергияле, тырыш Президентның халкы да нәкъ үзе кебек. Рөстәм Миңнеханов бик зур эш башкара, Татарстан халкының тормышы өчен җаваплы ул. Без – татарлар уңган халык. Бездән башкалар көнләшсәләр дә, аны мактау итеп кабул итәргә кирәк. Булган кешедән генә көнләшәләр, шунысын да онытмыйк. Республикабыз тагын да ныграк чәчәк атсын, балкысын өчен бергәләшеп хезмәт итик. Форсаттан файдаланып, Президентыбызны туган көне белән тәбрик итәм.

«Ишегалдына чыккан саен аңа рәхмәт укыйбыз»

Мөнирә Хәйруллина, пенсионер:

–  Казанның Глушко урамында яшим. Ишегалдыбызга күп еллар ремонт ясалмаган иде.  «Безнең ишегалды» программасы кабул ителгәч, башта ышанмадык та. Әкренләп, төзекләндерү эшләре башлангач, күңелгә җылы керде.  Хәзер урамнан керәсе дә килми. Тизрәк җәйне көтәбез.  Эскәмияләребез таушалган иде. Аларны яңартып куйдылар. Ишегалдына юллар салынды. Тротуарларны машиналар менә алмаслык итеп эшләделәр. Бик тә рәхәт хәзер. Балалы әниләр дә коляска белән йөри ала. Машина куяр өчен махсус урыннар барлыкка килде. Балалар мәйданчыгында исә яңа җиһазлар куелды.

Безнең йортта яшәүче барлык кешеләр исеменнән Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләребезне җиткерәм.  Әйткән сүзен үтәүче,  башкаларны үз артыннан ияртеп эшләтә белүче кеше ул. Исәнлек-саулык телим. Беләсезме, урамга чыккан саен без аңа рәхмәт укыйбыз, озын гомер телибез.

«Ул – чын татар блогеры»

Ринат Галиәхмәтов (@tatar_malay), блогер:

– Аңа карап блогер булдым, дисәк тә була. Хикмәт шунда: 2013 елда Рөстәм Миңнеханов «Инстаграм»да блогын ачты. Шуннан карап, мин дә ачтым. Ул чакта әле @tatar_malay түгел идем. Кушымтаны нәкъ менә Президент аша белдем. Шуннан соң ике ел алып барып, өйрәнеп, блогер булдым.

Президентның блогы башта авыррак барды. Мәсәлән, татарча хәреф кулланмый, татарча текстлар да бик аз иде. Хәзер инде татарча яза, русча текстларны татарчага тәрҗемә итеп куя, ул үзгәрде. Президент – кызыклы тренд булдыручы да. Аның хәерле иртә теләвен беркем дә кабатлый алмый, кабатласа да, алай килеп чыкмый. Иң зур челендж дип тә әйтергә була аны.

Минем аңа язылганга киләсе елда ун ел була. Элегрәк, ул да миңа язылсын, лайклар куйсын иде, дигән хыял бар иде. Ул яктан Рөстәм Нургали улы – чын татар блогеры, блогерларның кызыклы постларына лайк та куя, комментарийлар да яза.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү