Мөслимдә «Бердәм Россия» партиясе көне узды

Мөслим районында «Бердәм Россия» партиясе көне узды. Белгеч-табиблар халыкны кабул итте, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, районда интернет-сәүдәне үстерү мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл»ләр, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һөнәр үзенчәлекләренә өйрәтүгә багышланган семинар үткәрелде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район партия активы белән очрашуда чарага йомгак ясады.

Дәүләт Советы Рәисе бирегә килүгә, район хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин белән Балалар сәнгать мәктәбендә һәм район үзәгендәге ишегалдында булды.

Фәрит Мөхәммәтшин сәнгать мәктәбендә партиянең «Мәктәпкә җыенырга булыш!» хәйрия акциясе кысасында аз керемле гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырды. Ә инде Тукай урамында төзекләндерелгән һәм яшелләндерелгән 3 йорт ишегалдында Мөслим авылы халкы белән очрашты. Республика парламенты җитәкчесе аларны яңартылган ишегаллары белән котлап, Президент программаларының нәтиҗәле булуын билгеләп үтте.

Мәдәният йортында районның партия активы җыелышы үткәрелде. Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып, кешеләр ышанычын яулауның урыннарда партия оешмалары эшендә төп максат булуын билгеләп үтте. «Мөслим партия оешмасы эшчәнлеге белән танышу, проблемаларны бергәләшеп хәл итү өчен җыелдык, – диде ул. – Бүген үткәрелгән «түгәрәк өстәл»ләр, семинарлар һәм очрашуларның җирле партия оешмасына алга таба эшчәнлекнең төгәл планын төзү мөмкинлеге бирәчәгенә ышанам. «Бердәм Россия» республиканың икътисади үсеше һәм кешеләрнең иминлеге өчен җаваплылык тотып эшли. Райондагы уңышлар өчен дә, проблемалар өчен дә нәкъ менә сез җавап бирәсез».

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашулары, социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләре өчен Мөслимдә яшәүчеләргә рәхмәт белдерде. «Ашлык уңышының мулдан җыеп алынуы көтелә. Район икътисадының башка тармакларында да эшләр әйбәт бара. Барысы да –  сезнең хезмәт, туып-үскән җирегезгә тугрылык нәтиҗәсе бу. Республика җитәкчелеге авылны социаль яктан үстерүгә, салада яшәүчеләрнең тормышын яхшыртуга гаять зур игътибар бирә», – диде ул.

Соңыннан Дәүләт Советы Рәисе  район хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин белән Иске Карамалы авылына барып, хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган Илгиз Фәттахетдиновның әти-әнисенең хәлен белеште.


Фикер өстәү