Россия Иҗтимагый палатасының комиссия рәисе: “Кризиста ихтыярилар хәрәкәтенең әһәмияте аеруча арта”

Казанда «Сообщество» форумы дәвам итә. Аның кысасында барлыгы 45ләп мәйданчык эшли.

“Ихтиярилык – патриотик тәрбия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү нигезе” дип аталган чараны оештыручы, Россия Иҗтимагый палатасының Яшьләр эшләре, ихтыярилар һәм патриотик тәрбия комиссиясе рәисе Елена Родионова белән Россиядәге ихтыярилар хәрәкәте турында сөйләштек. Аның фикеренчә, кризиста әлеге хәрәкәтнең әһәмияте аеруча арта.

– Волонтерлык хәрәкәтенең нигезе – мохтаҗларга ярдәм итү. Билгеле, Россиядә бу хәрәкәт бик күп төрле юнәлешләрдә эшли. Ләкин аның нигезе – ярдәм. Пандемия һәм, гомумән, кризис әлеге ярдәмнең, мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек кебек күркәм сыйфатларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен күрсәтте, – диде ул.

Елена Родионова сүзләренә караганда, ихтыяриларга дәүләт тарафыннан ярдәмнең җитәме, юкмы икәнен тәгаен генә әйтеп булмый.

– Ярдәмнең артык булганы юк. Билгеле, бүген волонтерлар төрле грант программалары, интернет платформалар эшли, Гомумән алганда, хакимият органнары бу юнәлештә аз эшләми, – диде ул.


Фикер өстәү