Өй кетчубы ясау ЫСУЛЫ

Кирәк: помидор – 3 кг, алма – 0,5 кг, суган – 0,25 кг, шикәр комы – 1,5 аш кашыгы, тоз – 1,5 стакан, алма серкәсе – 50 г, тәменчә кара һәм кызыл борыч.

Әзерләү: барысын да турап, суган йомшарганчы пешерергә. Аннары блендер белән изеп, теләгән куелыкта итү өчен 50 минут чамасы әкрен утта тотарга. Әзер булыр алдыннан тоз, шикәр, борычны өстәп, кайнатып чыгарырга һәм кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Кетчуп баллы булсын дисәгез, алмасын арттырырга,  үзгә тәм булсын өчен сарымсак өстәргә дә мөмкин.


Фикер өстәү