Казанда уза торган «Добро» Бөтенроссия конференциясенә 82 төбәктән волонтерлар җыелган

15–17 сентябрьдә Казанда «Добро» Бөтенроссия конференциясе уза. Анда илнең 82 төбәгеннән волонтерлык хәрәкәтенең 500 лидеры җыелды.

Конференция волонтерлар хәрәкәте вәкилләрен, дәүләт учреждениеләрен, уку йортларын һәм башка оешмаларны берләштерде. Ул волонтерлар берләшмәләренең бердәм системасын булдыруны, волонтерлыкның иң яхшы тәҗрибәләрен тарату максатын күз алдында тота. Чара ачылышында катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

– Илнең иң яхшы волонтерлык хәрәкәтен оештыручыларның Казанда җыелуына без бик шат. Республикада яшь буынга ярдәм итүгә һәм аларны тәрбияләүгә зур игътибар бирәбез. Игелекле эшләрдә волонтерлар алдынгылар рәтендә тора. Нинди генә авыр вакыт булмасын, алар һәрвакыт кешеләргә ярдәм күрсәтергә әзер. Волонтерлык – ике як өчен дә кирәкле эш. Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү аша алар үзләре рухи тәрбия ала. Коронавирус пандемиясе бездә кайгыртучанлыкны арттырды. Волонтерлар саны сизелерлек артты, алар үз теләкләре белән иҗтимагый оешмаларга кушылды. Үзегез өчен, халык, җәмгыять өчен зур эшләр эшләвегезне дәвам иттерегез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Думасы Яшьләр сәясәте комитеты рәисе, Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе советы һәм «ДОБРО.РФ» платформасы җитәкчесе Артем Метелев конференциягә төрле оешмалардан 1200дән артык гариза килүен әйтте.

– Бу – без башлаган эшкә ихтыяҗ бар дигән сүз. Бүген монда башка кешеләрнең проблемаларына битараф булмаган, аларны хәл итүдә үз өсләренә җаваплылык алган кешеләр җыелды. Әлеге конференциягә килгән 500 оешма алдында үзләренең шәһәрләрендә иҗтимагый үсеш үзәкләрен ачу бурычы тора. Бу – илебезне, гражданлык җәмгыятебезне яхшырту нигезе, – диде ул.

Артем Метелев әйтүенчә, соңгы тугыз елда илдә социаль проектларда катнашучы гражданнарның өлеше арткан:

– Бу бик мөһим. Бүген без җәмгыятьнең волонтерларын заманыбыз геройлары итеп кабул итүен күрәбез. Бу тема социаль яктан хуплана. Кешеләр волонтерлык оешмаларына ышана, алардан катлаулы һәм тыныч вакытларда да ярдәм көтә. Елдан-ел волонтерлык хәрәкәтенә кызыксыну артуы безне бик сөендерә. Безнең бурыч – волонтерлар өчен яхшы шартлар тудыру, аларга мөмкинлекләр ачу. Игелек кылырга теләгән һәр кеше моны эшли алырга тиеш, – диде ул журналистларга.

Әлеге үзәккә ярдәмгә мохтаҗлар да, үз проектлары булган активистлар да мөрәҗәгать итә алачак. Моның турында Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов әйтте. «Конференция волонтерлык үзәкләре, мәгариф һәм башка оешмалар үзара хезмәттәшлек итсен, фикер алышсын, ил һәм төбәк ресурсларыннан күбрәк кеше файдалана алсын өчен кирәк», – диде министр.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү