Күп җырлар авторы, элеккеге депутат вафат

Беренче чакырылыш (1995-2000 еллар) Татарстан Дәүләт Советы депутаты, танылган җырлар авторы Илсур Хөснетдинов вафат булган. Республика парламенты Президиумы аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Илсур Хөснетдинов 1946 елда Арча районында туган. Казакъстанда чирәм җирләрне күтәрүдә катнаша. Аннан кайткач Арча район газетасында хәбәрче, әдәби хезмәткәр булып эшли, соңыннан Казанга күченеп килә. Шәһәрнең трамвай-троллейбус идарәсендә эшли, аннары “Казан” совхозында директор булып хезмәт куя. 1995 елда Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайлана, “Салмачы” хуҗалыгын җитәкли.
Моннан тыш, Илсур Хөснетдинов иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Аның “Бәхет дагасы”, “Ташлама”, “Шомырт бәйләме” кебек шигырьләре танылган җырларга әверелә.


Фикер өстәү