Казан һәм Чаллыда ветераннар ел азагына кадәр таксида бушлай йөри алачак

Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен таксида бушлай йөрү программасы ел азагына кадәр гамәлдә булачак.

Ветераннар, сәфәре максатына бәйсез рәвештә, шәһәр буйлап таксида бушлай йөрү мөмкинлегенә ия. Аларны туганнары озатып йөрергә мөмкин. Ел азагына кадәр бер кеше 3 мең сумга кадәр бушлай йөри ала. Такси мобиль кушымта аша чакыртыла һәм бәясе дә шуның аша каплана. Татар-информ хәбәрчесенә дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин шул хакта сөйләп үткән.

“Ветераннарның таксида йөрүен субсидияләү программасы – өлкән буынны кайгыртуның дәвамы. Бүген инде һәркем диярлек таксига, телефон аша шалтыратып тормыйча, кушымта аша гына заказ бирә. Такси сервислары аша акчаны каплау – бик гади һәм аңлаешлы программа”, – дип билгеләп үткән ул.

Таксины, социаль хезмәт учреждениесе белгеченә шалтыратып, ветераннар үзләре яки аларның вәкилләре, туганнары чакырырга мөмкин.


Фикер өстәү