Татарстанда халыкны электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтәчәкләр

Өйдән чыгасы да юк. Халык арасында ихтыяҗы булган хезмәтләрне электрон форматка күчерү эшенең темплары тормышны әнә шулай үзгәртәчәк. Дөрес, булганны өйрәтәсе дә бар. Бу турыда матбугат очрашуында сөйләштеләр.

– Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның 31 декабренә кадәр ил халкы өчен әһәмияткә ия булган барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчереп бетерергә күрсәтмә биргән иде. Июль башында без әлеге эшнең беренче этабын тәмамладык. Санлы күрсәткечләргә килгәндә, электрон хезмәтләр порталында 70 яңа пункт, ягъни яңа хезмәт барлыкка килде. Бер ай эчендә без алар аша 1000 гариза кабул иттек, – дип сөйләде Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин.

Иң активлар рәтенә Чаллыда, Алабуга һәм Спас районнарында яшәүчеләр кергән. Илья Начвин яңа электрон хезмәтләрнең берничәсенә аерым да тукталды:

– Мисал өчен, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының электрон хезмәтләренә кабул ителгән барлык гаризаларның яртысы туры килә. Яңалыкларга килгәндә, хәзер күпбалалы гаилә статусын раслаучы таныклыкны да электрон гариза тапшырып та алырга мөмкин, – диде ул.

Цифрлаштыруда Казан һәм Татарстанның башка зур шәһәрләре генә түгел, муниципаль районнар да актив катнаша башлады. Начвин сүзләренчә, районнарның муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерүе дә бүген зур әһәмияткә ия.

– Бу елның 30 октябренә кадәр без тагын 44 хезмәтне электрон форматка күчерергә җыенабыз, – дип белдерде спикер.

Моннан тыш, киләсе атнадан республика халкын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән дөрес файдаланырга да өйрәтергә ниятлиләр. «Безнең эш электрон хезмәтләрне булдыру белән генә чикләнми. Булган әйбердән файдалана белергә дә кирәк бит, шуңа без халыкка, аерым алганда, өлкән буын вәкилләренә электрон хезмәтләр порталы турында сөйләргә, андагы хезмәтләрдән файдалану буенча дәресләр уздырырга телибез», – дип аңлатты Илья Начвин.

Әлеге юнәлештәге беренче чаралар Балык Бистәсендә булыр дип көтелә. Алга таба аларны республиканың башка районнарында да үткәрәчәкләр.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү