Социаль яклау буенча ярдәмне өйдән чыкмый гына да алырга мөмкин

2020 елда Татарстанның социаль яклау бүлекләре халыктан 1,3 миллион гариза кабул итеп алган. Болар барысы да электрон рәвештә, өйдән чыкмыйча гына башкарылган. Быелдан исә тагын ике яңа төр хезмәт күрсәтелә башлаган. Халыкка күрсәтелгән социаль электрон хезмәтләр хакында Хөкүмәт йортында үткән брифингта сөйләделәр.

– Хәзерге вакытта халыкка социаль юнәлештәге 101 төрле хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә. Өйдән чыкмыйча, чиратта тормыйча гына кеше үз проблемасын хәл итә ала, – ди Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Ярдәмгә мохтаҗларны ачыклар өчен, электрон рәвештә мөрәҗәгать итү безгә дә уңайлы. Ул эчке идарә өчен дә кирәк. Статусларына карап без республикада яшәүче кешеләрнең нинди ярдәмгә мохтаҗ икәнен беләбез. Ниндидер гариза килеп керсә, аларга шундук үзләренә тиешле башка ярдәм хакында хәбәр ителә. Әйтик, бер гаиләнең баласы туды, ди. Ул айлык пособие алыр өчен гариза бирә. Шулчакта аңа әле баласына дарулар өчен дә акча тиешле икәнлеге ачыклана. Бу очракта гариза бирүче безгә исәп-хисап реквизитларын гына җибәрә.
Электронлаштыруның уңайлы яклары бик күп. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы документларны 25 оешма белән әйләнештә йөртә. Бу нәрсә дигән сүз? Кешеләр балалар бакчасына түләгән акчасының бер өлешен кире кайтару, торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия алыр өчен гариза бирә, ди. Еллык хезмәт хакы, гаиләнең кереме хакындагы белешмәне исә министрлык үзе таба. Салым инспекциясе аша бөтен мәгълүмат килеп ирешә. Электрон рәвештә биргән гаризаның тагын бер уңай ягы: аны биш минут эчендә тапшырып була.

Электронлаштыру эшләре 2015 елда кәгазь боткасыннан котылу нияте белән башлана. Бу вакытта бары тик 154 мең кеше генә электрон хезмәтне сайлый. Хәзер өйдән чыкмыйча гына нидер хәл итәргә теләүчеләр көннән-көн арта. Дәүләт хезмәтләре порталы аша исә социаль юнәлештәге 23 төрле хезмәт күрсәтелә. Быелдан әлеге хезмәтләр янына яңадан икәү өстәлә: беренче балага айлык түләү рәсмиләштерү һәм ТКХ өчен субсидия билгеләү.

Министр эшсезләр өчен дә уңайлы сервис барлыкка килүен хәбәр итте.
– 2020 елның 9 апреленнән дәүләт хезмәтләре порталы аша эш эзләп гариза тутыра башладылар. Әгәр эш таба алмасаң, шунда ук эшсезлек буенча пособие дә билгеләнә. Узган ел бу юнәлештә 141 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, – ди ул.

Быелдан исә халыкка социаль ярдәм хакында мәгълүмат бирүче «Забота» дип аталган платформа эшли башлады. Аннан файдалану өчен телефоннарга шушы кушымтаны йөкләргә кирәк.

– Әлеге кушымта 27 гыйнвардан гына эшли башлады. Шулай да аны 87 кеше үзенә йөкләп куйган инде. Аның аша барлыгы 59 төр хезмәт күрсәтеләчәк. Биредә һәркем үзенә нинди ярдәм тиешлеген белә ала. Шартлары гади: кушымтаны йөкләп, анда үз исем-фамилияңне язып, гаилә хәлен күрсәтеп үзеңә тиешле субсидия, ташламалар хакында белә аласың. Исемеңне күрсәтмичә дә, үзең кебекләргә ниләр тиешен белеп була. Кушымтада сораулар бирелә. Җавапларга карап, тиешле ярдәм хакында мәгълүмат бирелә, – диде Татарстанның цифрлаштыру министры урынбасары Радик Гыйсмәтов. – Түләү билгеләнгән очракта аларны «МИР» картасына күчереп булачак. «Забота» кушымтасында карта ясатып алу мөмкинлеге дә каралган. Шушы кушымта аша гариза биргәндә, кешеләрнең хезмәт хакы аз икәнлеге ачыклана икән, без бу очракта аның мәгълүматын эш бирүчеләргә дә җибәрәбез. Кушымта озакламый татарчага да тәрҗемә ителәчәк.

«Забота» кушымтасы аша әлегә күрсәтелә торган 8 ярдәм төре:

– Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә ТКХ өчен субсидия;
– Балага айлык пособие;
– Бакча өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен төп компенсацияләү;
– Бакча өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен өстәмә компенсацияләү;
– Күпбалалы гаиләләргә ТКХ өчен субсидия;
– Күпбалалы гаиләләр өчен дару өчен субсидия;
– Пенсионерларга айлык юл йөрү акчасы алу.
Ел ахырына кадәр әлеге ярдәм төре 15кә җитәчәк.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү