Депутатлар Туфан Миңнуллин авылына сәфәр кылды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, парламент секретаре Лилия Маврина һәм депутатлар Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылына барып, элеккеге хезмәттәшләре, танылган татар драматургы Туфан Миңнуллинны искә алды.

Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов кунакларны Туфан Миңнуллинның туган нигезе, үз куллары белән салган йортлары, кадерле экспонат-ядкәрләр белән таныштырды. Депутатлар исә Туфан Миңнуллин турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Туфан Миңнуллинның исеме республика тарихына мәңгегә язылуы турында сөйләде. “Безнең уртак бурычыбыз – халыкның күренекле вәкилләренең исемнәрен истә тоту, – диде ул. – Туфан Миңнуллин киләчәк буыннарга бай әдәби мирас калдырды. Ул актив җәмәгать эшлеклесе, чын мәгънәсендә халык депутаты, үз республикасының, халкының мәнфәгатьләрен кыю яклый торган кеше иде».

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Туфан Миңнуллинның халыкчанлыгын искә алды. “Депутат вазыйфасында халык рухын, халык зирәклеген гәүдәләндерүче булды, – диде парламентарий. – Булачак судьяларга яратып бирә торган соравы бар иде: “Ничек хөкем кыласыз, закон буенчамы, әллә вөҗданмы?”.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча дәүләт комитеты әгъзасы Марат Галиев: “Хәтерлим, һәр елны апрель һәм май айларында ул бирегә, Мәрәтхуҗага кайта һәм үзенең үлемсез драмаларын иҗат итә иде”, – дип искә алды.

Язучының туган авылында депутатлар “Туфан чишмәсе”ндә дә булдылар. Туфан Миңнуллин музее район үзәгендә дә бар. Ул драматург вафат булган елны – 2012 елда ачылды. Биредә аның шәхси әйберләре, документлары, бүләкләре саклана


Фикер өстәү