Керемеңнең законлы юллар белән табылуын раслый алмасаң, колак кагуың бар

Үткән атнада Россия яңалыклары икътисади фонның начараюы турында яңа хәбәрләр алып килде. Нефтькә бәя төшә. Федераль бюджетны баланслау өчен «кара алтын»ның Urals маркасы 66 доллардан да түбән булмаска тиеш. Хәзерге вакытта ул түбән. Җир маена бәя кыйммәтләнер дип өметләнү дә урынсыз, диләр белгечләр, чөнки COVID-19 пандемиясе дә, икътисади кризис та яңа спиральне бөтереп маташалар.

Нефть бәясе төшү кыенлыклар тудыра, билгеле, әмма икътисадның башка тармаклары көйле эшләсә, ул кыенлыклар җиңел үтелә. Тик Россиядә җитештерү мәйданнары финанс кысырлыгыннан интегә. Югары икътисад мәктәбе белгечләре (ВШЭ) завод-фабрика җитәкчеләреннән сораштыру үткәреп, 15 процентка якын сәнәгать предприятиесенең гадәттән тыш нәтиҗәсез эшләвен һәм банкротлык чигендә көн күрүен ачыклаган. Алар чыгарган продукциягә ихтыяҗ юк, көндәшлеккә чыдамый, шуңа карамастан, алар бюджет субсидияләре ярдәмендә көн күрүне дәвам итә. Росстатның соңгы мәгълүматлары эшкәртү секторындагы предприятиеләрнең 27,8 проценты зыянга эшләгәнен күрсәтә. Компьютер, электрон һәм оптика җиһазлары җитештерүчеләрнең 32,6 проценты минуска эшли, мәсәлән.

1 июньгә эшкәртү секторындагы 1,4 мең предприятие 2,037 триллион сумлык бурыч җыеп өлгергән. Иң кызыгы шунда: нефть эшкәртү заводлары зыянга эшли. Бензин бәясен күтәрү дә, бюджеттан галәмәт зур субсидияләр дә булышмый никтер. Банклар әҗәтләрен түли алмый торган бу предприятиеләрне кредитларга һәм дефолт куркынычын үстерергә мәҗбүр. Зур әҗәтләр заводларның бер-берсенә бирәчәге рәвешендә туплана. Бюджет һәм бюджеттан тыш фондларга бирәчәк акча 33,3 миллиард сум гына.

Җитмәүчелекнең менә бу соңгысын каплауның уңышлы бер ысулы табылган. Шикле акчаны конфискациялисең дә бюджетны тутырасың. Хисап палатасы шул ысул белән бюджетка акча җыюның кискен артуын хәбәр итә. Әгәр хуҗасы акчаны каян алуын әйтә алмаса, байлыгы шикле дип табыла һәм бюджет файдасына тартып алына. Аңлашыла инде: ришвәт һәм коррупция юлы белән кесәгә кергән акча шикле дип санала. Болар суд карары белән конфискацияләнә. 2020 елда дәүләт гражданнар кулындагы 10,7 миллиард сум акчаны тартып алган. Бу 2019 елгыдан 5,1 тапкыр артык, 2020 ел планы (шундый план да бар икән) 6 тапкыр арттырып үтәлгән. Темплар шулай дәвам итсә, бөлгән предприятиеләр дәүләткә түләмәгән акчаны җиңел генә гражданнар кесәсеннән кайтарып алып буласы икән. Ришвәтчелек бездә чәчеп үстергәннән дә яхшырак үсә. Шулай булгач, бюджет капчыгына акча яудыру мөмкинлекләре зур әле.

Элек коррупциягә каршы көрәш турындагы Россия законы чиновниклар акчасын гына конфискацияләргә мөмкинлек бирә иде. Хәзер ул норма киңәйтелде. Гаиләңдә бер түрә булмаса да, керемеңнең законлы юллар белән табылуын раслый алмасаң, акчаңнан колак кагуың бик ихтимал.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү