Финанс пирамидалар: кайчан «шартласын» белеп буламы?

Баллы тормыш озак дәвам итмәскә дә мөмкин. Тагын бер финанс пирамидасы – Antares Trade  эшен туктатты. Нәтиҗәдә әлеге компаниягә ышанучылар меңләгән, миллионлаган сум  акчасын, фатирларын, машиналарын югалтты. Хәсрәттән үз-үзенә кул салучы беренче корбаннар да бар дигән  имеш-мимешләр дә ишетелә. Вәгъдәләргә ышанып, ярык тагарак алдында калмас өчен нишләргә? «ВТ» хәбәрчесе финанс пирамидаларына бәйле вазгыятьне белеште. «Төп башына утырту» башкаларга сабак булырмы?

Исемлектә – 1820 оешма

2019 елда Россия Үзәк Банкы 237 финанс пирамидасын ачыкласа, бу сан бүген берничә мәртәбә артыграк. Банк эшчәнлекләрендә финанс пирамидалары, легаль булмаган кредиторлар яки  кыйммәтле кәгазьләр эшләүче оешма, интернет-проектларны  игълан итте. Исемлеккә 1800дән артык  шундый  оешма, проект кертелгән. Аннан республикага бәйле оешмаларны да табарга мөмкин.  Әйтик, «кара исемлек»тә «Победа» дигән  комиссион кибетләр, микрокредит оешмалары,  ломбардлар  бар.  Алар шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да очрый. Яшерен рәвештә процентка акча биреп торучылар пирамидаларга караганда күбрәк булып чыккан.  Россия Үзәк Банкы  игътибарлы булырга, килешү төзегәнче финанс хезмәтләре законлы булу-булмауны тикшерергә чакыра. Үзәк банк рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецов белдергәнчә, мондый исемлекне  башкаларга тәкъдим итү алдануларга юл куймауга, базарны легаль булмаган уенчылардан арындыруга, финанс хезмәтләрен кулланучыларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән. «Әгәр үзегез, якыннарыгыз икътисад өлкәсендә мошенниклык очракларына  юлыга, мондый компанияләр барлыгын беләсез икән, безгә яки полиция органнарына хәбәр итегез. Бу исемлек  шундый оешмаларга каршы көрәшергә булышачак», – дип кисәтә ул.

Сан

2020 ел башыннан Татарстанның икътисад полициясе финанс пирамидаларына бәйле 16 җинаять эшен кузгаткан. Билгеле булганча, Россия Үзәк Банкы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына ике дистәгә якын шикле финанс оешмасы исемлеген җибәргән.

Ашарыңа җитмиме әллә?

«Антарес» компаниясе ябылгач, матбугатта үз-үзләренә кул салучылар, бандитлык күренешләре артачак дигән хәбәрләр күренә башлады. «Телеграм» канал хәбәр итүенчә, Юдинода 24 яшьлек янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе урынбасары эш урынында үз-үзенә кул салган.  Хезмәттәшләре аны пирамиданың актив әгъзасы дип белдергән, ул аларны да  табыш алырга  чакырган. Тик финанс пирамидасында проблемалар башланып, акча кайтарылмаган. Янәсе, үлеменең сәбәбе шул булган. Шул ук вакытта бу мәгълүматлар дөрес түгел дип язучы басмалар да  бар. Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе матбугат үзәгенә шалтыраткач, бездә андый мәгълүмат юк, диделәр.

Казанда программист булып эшләүче Алсу Әхтәмова  «Антарес» компаниясендәге 250 мең сум акчасыннан колак каккан. Аның әйтүенчә, акчаның 2 процентын кайтарабыз дигәннәр, тик ул моңа ышанмый. Мондый очракларда компанияне сүгүдән файда юк, һәр кеше барысы өчен дә үзе  җавап бирә, ди.

– Без «ал күзлек» киеп яшәмәдек анысы. Лидерлар алдан ук, көннәрдән беркөнне акчагыз янарга, сез бөлгенлектә калырга да мөмкин, дип кисәтте. Бу компаниядә эшләүчеләр  яхшыга да, начарга да әзер иде. Акчасыз калганнан соң да безнең төркемдә берәүнең дә елап утырганы юк. Әйе, кемдер миллионнарын югалтты. Берәүләр тулай торак бүлмәсен, икенчеләр машинасын сатып, ипотекага беренчел кертем салган булган. Әлбәттә, андыйларга бик авыр, – ди Алсу. – Без пирамидага узган елның ноябрь аенда кергән идек. Моның өчен банкка да, офисларга да барырга кирәкми. Акча гына  кертеп барасың. Берәү дә  мәҗбүр итмәде, үзебез гаепле. Ирем мине: «Нәрсә син ачмы әллә, ашарыңа, киенереңә акча җитмиме?» – дип гел сүгеп торды. Мин бервакытта да соңгы акча белән уйнамыйм. Башкаларга да шуны киңәш итәм. Җиңел акчага ни өчен шулай тиз кызыгабызмы? Беренче сәбәбе – финанслар өлкәсендә белем булмау. Мәктәптә дә, югары уку йортларында да финанс грамоталылыгына өйрәтмиләр. Салган акчаны  вакытында  әйләнештән чыгара белергә дә кирәк. Берничә ай элек үк  исәптән алган булсак, мондый хәлдә калмас идек. Азартка бирелүчеләр финанс пирамидаларына якын да килмәсен. Әгәр уйныйсың икән, зур акча белән уйнама! Мин бары шуны гына әйтә алам. Бу минем өчен соңгы нокта булырмы, әйтә алмыйм. Әлбәттә, адәм баласы мондый пирамидаларга тиктомалдан гына керми. Барыбызның да рәхәт яшисе килә. Урамга гына  карагыз әле, юллар машиналар белән тулган.  Бәяләре берничә миллион сумлык бит аларның. Шулай булгач, начар яшибез, дип  зарлана да алмыйбыз. Бу компаниягә акча тыгып, миллионнар отучылар да бар. Кемдер ота, кемдер алдана. Шулай булгач, бар да бәхет эше.

Суган чүбе утарга кайт

Соңгы вакытта җиңел акча эшләргә өйрәтүчеләр, рәхәт яши белмисез, дип сүгүчеләр артып китте. Акча акчаны ясый. Яшьләр хәзер  менә шул сүзне кабатларга ярата. Иң популяр тәкъдимнәр арасында – дөньякүләм сәүдә базарына кертем һәм криптовалюта.  Күпмедер күләмдә акча кертәсең дә, сиңа ай саен акча килеп тора. Бу сиңа  коммуналь түләүләрне түләргә дә, башка чыгымнарга да җитәчәк. Интернет челтәрендә дә көн саен акча керә торган эш эзлиләр. «Инстаграм»дагы «Киңәш сора» төркемендә,  берәүләр кешенең өен җыештыру, ягъни клининг хезмәте, риэлтор эшен тәкъдим иткән, икенчеләр авылга суган чүбе утарга чакырган һәм көнгә 1200 сум акча бирәләр дип тә өстәгән.  Бер атна элек кенә берәү «Антарес»ны, көн саен акча килә, дип мактаган булган. Ә бүген?.. «Френдекс», «Финико» компанияләренә чакыручылар да бар.  Елына  3–4 тапкыр ял итәргә баргач, акча керә, димәк. Тик  рәхәтнең  бер чиге була шул.

«Инстаграм»да «Киңәш кирәк» төркемен алып баручы, блогер Айсылу Лерон әйтүенчә, финанс пирамидасы ул икътисадның, илдәге вазгыятьның нинди хәлдә булуын күрсәтә. Элек  берара МММнар турында сүз булса, ул тема сүрелде. Хәзер исә кабат финанс пирамидалары турында  көннән-көн күбрәк  сөйләшәләр. Бу котыру юкка түгел. Халык белә торып, финанс пирамидаларына керә икән, димәк, хезмәт хакы канәгатьләндерми, иртәгәге көнгә ышанычы кими. Андыйлар тормышны яхшыртам дигән максат белән яши. Дәүләт тарафыннан эш алып барырга кирәк, әгәр бар да яхшы булса, халык мондый  нәрсәләргә борылып та карамас иде, дигән фикердә Айсылу.

  • Узган ел сәхифәмә финанс пирамидаларына кагылышлы пост куйган идем, шуннан соң бик күп хатлар килде. Бу күренеш киң таралган районнар исемлеген дә төзегән идем.  Ул чакта авыл кешеләрен бигрәк тә челтәрле маркетинг белән эшләүче «Кунет» пирамидасы кызыксындырган иде.  «Татар радиосы»нда эшләгән чакта  күршедәге офиска килүче авыл кешеләрен күреп шаккаткан идем. Әйтерсең, кырмыска оясы. Авылда эшләрен бетерәләр дә кичен шәһәргә үзләре капкан  пирамидага тагын бер корбаннар эзләргә киләләр. Югыйсә акча эшләп булмый. Шәһәр халкы  башкачарак фикер йөртә. Ул берьюлы  финанс кертә дә, шуның «акча эшләгәнен» көтә, аның   челтәрле бизнеска яздыртыр өчен, кеше эзләп йөрисе килми. Белмим, хәзер «Кунет» бардырмы, бүген күбрәк замана финанс пирамидалары  белән кызыксыналар. «Киңәш кирәк»кә дә шундый эчтәлектәге хатлар килә. Анда керергәме, юкмы дип кызыксыналар. Хатларга төрле фикерләр язучылар бар. Җиңел акча эшләргә теләүчеләр күп, – ди Айсылу Лерон.

 

Финанс пирамидасын алдан ачыклап буламы?

Игорь Кох, КФУның Идарә итү, икътисад һәм финанслар институты профессоры:

Теләсә кайсы финанс  хезмәтен  бары Россия Үзәк банкының рөхсәте булган компанияләр генә күрсәтә ала. Әгәр лицензиясе юк икән, бу  оешманың ялган булуының бер билгесе булып санала.  Иң беренче  чиратта кеше шуны белергә тиеш. Үзәк Банкта лицензиясе булган барлык банк, иминият, микрофинанс компанияләре, ломбард, кооперативларның исемлеге бар. Әгәр сезнең акчагызны алырга теләгән оешма бу исемлектә юк икән,  аларның мошенник булуы  ихтимал. Алар эшчәнлеген йә законсыз алып бара, йә яртылаш законлы яки «соры базар»да эшлиләр. Алар белән бәйләнешкә керергә кирәкми. Әгәр акчаны бик күп вәгъдә итәләр икән, уйланырга кирәк. Ни өчен  шулай күп? Күп очракта акча урлау өчен тәкъдим итәләр. Әгәр банкта сезгә елга – 5 процент,   ә монда  25–30 процентны вәгъдә итәләр икән, күңелсезлек көтәргә мөмкин. Менә шушы ике нәрсәне аңласагыз да, сез корбаннар кулына эләгүдән сакланачаксыз. Кызганыч, мошенникларны, финанс пирамидаларын җиңел генә ачыклап булмый. Алар гадәти оешма, туристик компания, агентлык, автодилер, төзелеш компанияләре  исеменнән  эш итә. Үз эшләрен башта әйбәт кенә алып баралар да аннан пирамидага әйләнә. Әйткәнемчә, аларның лицензиясен сорарга кирәк.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү