Ике машиналы сабантуй: Муса Галләмовка да ачкыч бирелде

2-3 июльләрдә Мөслимдә узган Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры бүген машиналы булды.

130 кило авырлыкта көрәшүче Муса Галләмовка бүген машина ачкычы тапшырганнар. Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Президентының махсус бүләген абсолют батырга түгел, жирәбә ысулы белән сайлап, 130+ кило авырлыкта көрәшүче Ранис Гыйләҗетдиновка биргәннәр иде.

— Әле менә һаман өр-яңа машинада утырам, ышанып бетә алмыйм. Бу яңалыкны кичә белдем, бик нык сөендем инде. Без көрәшәбез, тырышабыз, нәтиҗәсен дә күрсәтәбез, менә шулай бәяли белсеннәр иде. Башка вакытта аның машинадан тыш та бүләкләре яхшы була иде, быел булмады, шуңа да канәгатьсезлегемне белдердем. Ләкин ахыры хәерле булды, Аллага шөкер, — дип сөйләде безгә Муса.

Ранис машинасыз калдымыни инде, дип куркасы түгел: ике көрәшче дә бер төрле машинада йөриячәк. Муса да машинасын әлегә үзендә калдырырга уйлый.

 

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү