Газетабыз бәйгесе: Муса Казанга кайтты

Чаллы белән Әлмәт арасы тагын бер җиңүгә якынайды. Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган бәйгенең быелгысын нефть башкаласы егетләре отты һәм сигезенче мәртәбә кубокка ия булдылар. «Алып килеп тә торасы булмаган икән», – диеште алар. Шәхси ярышта исә былтыргы җиңүчеләрдән бары өчесе генә үз титулын саклап кала алды.

«Ак барс»та тәүге очрашу

Муса Җәлил бәйгесе башланган көнне Татарстанның Көрәш федерациясе президиум утырышын уздырды. Анда узган елга нәтиҗә ясадылар һәм киләчәктә ни эшлисе турында фикерләштеләр. Хәзерге вакытта республикада 10 меңгә якын кеше милли спорт төре белән шөгыльләнә. Районнарда исә хәлләр төрлечә. Әйтик, Балтач белән Кукмарада 700–800 көрәшче исәпләнә. Кем әйтмешли, эшли дә, бил алыша да беләләр. Шул ук вакытта ике ярышның берсенә исеме өчен генә килеп китүче районнар да бар. «Нәтиҗә булсын өчен, теләк белән мөмкинлекнең бергә туры килүе кирәк», – диде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, федерация президиумы рәисе Марат Әхмәтов. Утырышта, көрәшне үстерү өчен, мәктәпләргә аерым мөнәсәбәт күрсәтү турында килештеләр. Район җирендәге эре авыл хуҗалыгы оешмаларын да җәлеп итү нияте бар. Марат Әхмәтов зур шәһәрләрдә дә көрәшкә ныклап алынырга вакыт җиткәнлеген әйтте. Бердән, авыл җирендә балалар саны кими. Икенчедән, саладан калага күчкән егетләрне дә югалтмыйсы иде.

Газетабыз туниры Казанда соңгы тапкыр 2006 елда узган иде. Чаллы, Әлмәт, Биектау, Зәй, Актаныш һәм Минзәләдә җәмгысы 15 бәйге узгач, быелгысы кабат Татарстан башкаласында оештырылды. Казанның көрәш үзәгенә әверелгән «Ак барс» комплексы үз тарихында тәүге мәртәбә Муса Җәлил бәйгесен – 45 командадан 350дән артык көрәшчене кабул итте. Әлбәттә, келәмгә һәрберсе җиңү өмете белән чыкты. Моннан ярты гасыр элек тә, хәзер дә шулай ул. Тик батыр калу һәркемгә бирелми. Ә 10 финалның алтысы чиста җиңү белән тәмамланды.

Яшь бара бит, егетләр

60 килолы егетләр ярышында икенче ел рәттән Кукмара егете Илсур Гыймадетдинов җиңү яулады. Быел ул финалда Чаллыдан Ришат Исхаковны отты. Илсур көндәшеннән 7 яшькә өлкәнрәк. Моңа ул үзе дә игътибар итте. «Яшь бара бит, акрынлап туктар вакыт якынлаша. Безнең категориядә яшь, җитез, егетләр бил алыша. Алар белән ярышу җиңел түгел», – диде 31 яшьлек Илсур.

65 килолы егетләр ярышында Чистайдан Илнар Закиров батыр калды. Муса Җәлил турнирында икенче мәртәбә җиңде ул. «Бик зур хезмәт нәтиҗәсе бу», – диде 24 яшьлек көрәшче. Финалда ул Шамил Локмановны (Теләче) чистага салды. Былтыргы җиңүче Илназ Миңмуллин (Балтач) – өченче урында.

70 килолы көрәшчеләр финалында Чаллыдан Айназ Тимеров белән Биектаудан Булат Юнысов очрашты. Бик озак бил алыштылар, ахырда Булат өч кисәтү алып, җиңелергә мәҗбүр булды. Узган ел икенче урынны алган 23 яшьлек Айназ исә Казан келәмендә батыр исемен яулады. «Өченче, икенче булдым, быел, ниһаять оттым. Елыйсы килә хәтта», – диде яшь батыр. Дөрес, аның үзен дә чистага салдылар. Айназның тренеры Илнур Хәйбуллинга сөенеченән ни эшләсә дә килешә.

75 килолы егетләр финалында инде икенче ел рәттән Рафаэль Кәлимуллин чыгыш ясый. Дөрес, былтыр ул Түбән Кама данын якласа, быел Әлмәт өчен бил алышты. Ә без аның Менделеевск районындагы Камай авылында көрәш дөньясына ике батыр үстереп биргән Кәлимулиннар гаиләсендә дөньяга килгәнен дә беләбез. Абыйсы Ренас рекордка омтылса, Рафаэльгә әлегә Муса Җәлил турнирында җиңү бәхете елмаймый. Былтыр ул Чаллыдан Ленар Садыйковка, быел исә Лаештан Динар Кәримуллинга оттырды. «Бу бәйгедә икенче тапкыр җиңүемә бик сөендем. Рафаэльгә Татарстан чемпионатында җиңелгән идем. Менә җавабын кайтырдым», – диде 26 яшьлек Динар.

Танылган батыр Ильяс Галимов истәлегенә гамәлгә куелган һәм финал алышларында иң яхшы алым күрсәткән көрәшчегә тапшырылучы бүләккә Әлмәт егете Рамил Синәкәев лаек булды.

– Ильяс үзе дә бик матур көрәште, матур алымнар күрсәтте. Минем өчен остаз да, легенда иде ул. Әлбәттә, аңа охшарга тырышабыз. Әмма Ильяска җитәргә бик ерак әле безгә.

Ренас өскә карый

80 килолы егетләр ярышының ярымфиналында Әлмәттән Рамил Синәкәев белән Муса Җәлил бәйгесенең 5 мәртәбә җиңүчесе, Теләче өчен бил алышучы башкорт егете Артур Зөлкарнәев очрашты. Әллә атна-ун көн элек кенә өйләнеп йөргәнгә, әллә башка сәбәп аркасында Артур Рамилгә каршылык күрсәтә алмады. Синәкәев исә финалда кызган баштан Ринат Шәйхетдиновны (Чаллы) чистага атып бәрде. «Әлеге турнирда көчсез көндәшләр булмый. Финалга таба барган саен авыррак. Иң зур рәхмәтем – әтигә. Беләм, ул да минем белән горурлана», – диде өченче җиңүен яулаган 29 яшьлек Рамил.

Узган ел 80 килолылар ярышында Теләчедән Ренас Кәлимуллин җиңү яулаган иде. Быел ул 85ләр арасында бил алышты һәм финалда Лаештан Ранис Галимуллинны отты. Бу – Ренасның газетабыз бәйгесендә җиденче уңышы. Димәк, аңа «иң-иң»нәр сафына керергә дә күп калмады. «Бу җиңү белән тагын бер баскычка күтәрелдем дип уйлыйм. Бер башлагач, куып тотарга кирәк инде рекордчыларны», – ди ул. Ренасның көрәшен күрергә бу юлы да туганнары җыелып килгән иде.

90 килога кадәрге авырлык үлчәвендә финалда Кукмарадан Раил Сәлахетдинов белән Чаллыдан Илнар Галимов очрашты. Икесе дә – былтыргы җиңүчеләр. Озак тартыштылар, үзләренә дә, хөкемдарларга да авырга туры килде. Ахыр чиктә Раил җиңде һәм гадәттәгечә хисләнеп, тамашачының күңелен күреп алды. Бу егеткә беркем дә битараф кала алмый. «Бик авыр булды, Аллаһы Тәгалә бар ул, – диде җиңүче фәлсәфәгә бирелеп. – Минем җиңү белән килешмәүләргә ни әйтимме? Эт өрә, кәрван бара. Без дә алга таба барабыз. Муса Җәлил бәйгесе – минем турнир инде ул. Дүртенче финал, өченче җиңүем».

Рәхмәт сүзе

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә 59 нчы мәртәбә уздырылган көрәш бәйгесен оештыруда төп эшне башкарган Татарстанның Көрәш федерациясенә, Спорт министрлыгына, турнирның ачылу тантанасын әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән өчен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективына, «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясенә зур рәхмәтен җиткерә.

Быел, ниһаять, Булат Мусинга да бәхет елмайды. Көрәш дөньясының келәмнән читтә иң танылган вәкиленә әверелгән, ярыш карарга йөрүче туташлар санын арттырган егет Муса Җәлил бәйгесендә дүртенче җиңүен яулады. 100 килолы егетләр финалында ул Чистай районы өчен бил алышкан Айнур Сыртаевны чистага салды. «Минем өчен җан аткан бар кешегә рәхмәт. Иң рәхәт хисләр кичерәм. Сүзләрен дә табып булмый хәтта», – диде Яңа Чишмә районының Чертуш авылында туып-үскән егет.

Раил Нургалиев – бил алышучылар арасында газетабыз бәйгесендә иң күп уңышка ирешкән егет. Теләче батырының 9 җиңүе бар. Турнир алдыннан журналистлар белән очрашуда ул әле тагын берничә ел көрәшергә җыенганын, җиңәргә өметләнгәнен әйтте. Әмма Радик Сәлаховның да җиңәсе килә. Авырлыгы 130 килодан артмаган көрәшчеләр ярышында алар бу юлы икенче әйләнештә үк очрашты һәм Раилгә тамашачылар арасына күчеп утырырга туры килде. Радик исә ярымфиналда Муса Галләмовны отты, финалда Руслан Газизулинны чистага салды. Көрәш ярышларында һәрвакыт җиңүчеләр сафында йөрсә дә, Муса Җәлил турнирында инде 6 ел батыр калганы булмаган икән Сәлаховның. Бу юлы көчле көндәшләренең барысын да отып, җиңү яулады ул.

Раил исә бирешергә җыенмый. «Яхшылап шөгыльләнсәм, 130да да көрәшә алачакмын дип уйлыйм. Алла боерса, әзерләнергә кирәк. Җиңәсе килә әле минем», – диде ул. Сүз уңаеннан, татар көрәшендә 100 һәм 130 килолы үлчәү категорияләре арасына тагын берне өстәү фикерләре еш ишетелә башлады.

«Мин алардан киммени?» Булат белән Радикның көндәшләрен чистага салганын күреп торган Ранис Гыйлаҗетдинов шулай уйлаган, ахрысы. Чаллы егете авыр үлчәүдәге финалда Арчадан Альберт Ситдыйковка бер мөмкинлек тә калдырмады һәм быелгы турнирга матур итеп нокта куйды.

Җиңүче команда кубогы исә икенче ел рәттән Әлмәт егетләренә насыйп булды. Сигезенче уңышлары бу аларның. Тагын бер мәртәбә отсалар, Чаллы командасын куып тотачаклар.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү