Кытайда һәлакәткә юлыккан Boeing 737 самолетында чит ил кешеләре булмаган

Кытайның China Eastern авиакомпаниясенең һәлакәткә юлыккан Boeing 737 самолетында чит ил гражданнары булмаган. Бу хакта Кытай үзәк телевидениесе хәбәр иткән, дип яза “РИА-Новости”.

Куньмин шәһәреннән Гуанчжуога очучы самолетның һәлакәткә юлыгуы сәбәпле, China Eastern Airlines авиакомпаниясе Boeing 737−800 самолетларыннан вакытлыча файдаланмаска карар иткән. Һавадагы авиалайнерлар, рейсларын төгәлләгәннән соң, вакытлыча очмаячак, дип билгеләп үтелгән агентлык хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез: Кытай самолетының һәлакәткә юлыгуы турында хәбәр бүген иртән таралды. Лайнерда 132 кеше – 123 пассажир һәм 9 экипаж әгъзасы булган. Һәлак булучылар турында әлегәчә төгәл генә мәгълүмат юк.


Фикер өстәү