Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашты

Саклап калу өчен, бергәләп эшләргә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, эшмәкәрләр белән очрашып, хәзерге шартларда эшләү мөмкинлекләре хакында сөйләште.

Президент әйтүенчә, Көнбатыш илләре Россиягә карата моңа кадәр күрелмәгән икътисади басым ясый. Дәүләт җитәкчесе тарафыннан халыкка һәм җәмгыятьнең төрле тармакларына ярдәм итү буенча чаралар күрелә. Республика дәрәҗәсендә дә  икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча ниләр эшләргә икәнлеге билгеле.

Татарстан Президенты бизнес белән хакимияткә бергәләп атларга кирәк дигән фикердә. Ягъни килеп туган проблемаларны уртага салып хәл итәргә.

– Безгә сезне ишетү мөһим. Банклар белән эш, логистика хезмәте – сораулар күп, барысына да безнең катнашуыбыз кирәк. Без сезнең белән, – диде Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә.

Бизнес вәкилләре үзләрен ишеттерергә тырышты да. Әйтик, «Кориб» компанияләр төркеме генераль директоры Олег Коробченко, күзәтчелек органнарына планлы тикшерүләр үткәрми торырга кушылса да,  планнан тыш тикшерүләр турында гаризалар килүдән зарланды. Чикләүләр белән күзгә-күз очрашкан эшкуарларга бу – өстәмә авырлык.

Рөстәм Миңнеханов исә тикшерүләрдән тулаем баш тартып булмавын әйтте. Әмма эшкуарларны да кыен хәлдә калдырырга ярамый.

– Тикшерүләр кирәк ул, тик хәзер ике яманның берсен сайлыйсы гына кала. Сәнәгатьнең эштән туктамавы мөһим. Бәлки, бу җәһәттән «кайнар элемтә» булдырырга, мәгълүмат базасы оештырыргадыр. Болай эшләсәк, җиңелрәк тә булыр, – дип тәкъдим итте республика җитәкчесе.

«Ирэн» остаханәсе генераль директоры Ирина Купряхина мәктәп формасы тегү өчен тукымалар сатып алу белән мәшәкатьләр барлыгын әйтте. Президент сүзләренчә, хәзер үзебездә җитештерүне көйләп җибәрергә вакыт. Аның сүзләренчә, Төркия, Кытай, Үзбәкстан белән логистиканы җайларга кирәк.

Башка эшкуарлар кредит каникуллары, электрон сату мәйданчыкларына чыгу юллары,  төзелеш материаллары, ярдәм чараларыннан файдалану таләпләре турында сорашты.

Президент очрашу азагында бизнес вәкилләрен берләшергә чакырды.

– Без бүтән базарларга игътибар итәргә, шулай ук үз-үзебезгә күбрәк ышанырга, үз-үзебезне тәэмин итәргә тиеш. Ничек кенә авыр булмасын, бу юлны узарга кирәк. Эшлекле мөнәсәбәтләрне югалтмаган партнерлар белән эшләү ягын карыйк. Ә алар күп, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү