Ярминкәдәге бәяләр һәм кытлык хакында

Гыйбрәт алырлык хәлләр әледән-әле кабатланып тора. Пандемия чорында кирәксә-кирәкмәсә дә капчык-капчык он, ярма, тоз  алып куючыларның балкон шүрлекләре бушап та өлгермәде, кибеттән карабодай, шикәр комы ташый башладык. Иртәнге биштән үк шикәр комына чиратка баскан олы яшьтәге танышымнан махсус кызыксындым. «Гаражда ике капчык шикәр комы бар барын. Тик, дөнья хәлен белеп булмый, запас эчне тишмәс», – ди. Ике кешелек гаиләгә ике елга җитәрлек шикәр комы! Күршесенең дүрт капчык шикәр комы булганда, гаҗәпләнәсе дә юк…    

Сер түгел, сәүдә нокталарының күбесендә берничә ай дәвамында сату итәрлек мөмкинлекләре булса да, күбесе тиз арада бәяне күтәреп куярга ашыкты. Шуңа күрә Татарстанда язгы ярминкәләр башланып киткәч, халык җиңел сулап куйды дисәм, арттыру булмастыр. 19 мартта башкаланың һәр районында шаулап-гөрләп эшләп торган ярминкәләрендә шикәр комының бәясе 60 сум иде. Сатып алучыларны аңлап була: бу бит кибет киштәләрендәгедән ике тапкыр арзанрак!

«Казан» агропаркы сәүдә мәйданчыклары да шимбә иртәсендә ыгы-зыгыдан шаулап торды. Кайсы җиңел куларба тарткан, кайберләре машинасын сәүдә рәтләренә якынрак куймакчы. Башка еллардан аермалы буларак, сатып алучыларның күбесе шикәр комы, карабодай кебек бәяләре кинәт кенә күтәрелеп киткән продуктларны эләктереп калырга тырыша. Күз ачып йомганчы, су буе чират хасил булды.

Ярминкәгә Арча, Мамадыш, Кукмара, Лаеш районы хуҗалыклары, «Татагролизинг», «Майский» теплица комбинаты һәм башка эре җитештерүчеләр алып килгән ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимешләрнең бәяләре чагыштырмача шактый арзан булу да сөендерә.

Бәяләр чагыштырмача түбән булса да, акча янчыгыңа карап,  сайлап алу мөмкинлеге дә бар. Әйтик, «Майский» комбинаты тәкъдим иткән кыярның килограммын 70, помидорны 110 сумнан сатып алырга була. Кукмара районы «Урал» хуҗалыгы бәрәңгенең килограммын 40 сумнан сатса, Арча районы «Шушмабаш» хуҗалыгы алып килгән сөтне 35 сумнан сатып алырга мөмкин иде. Ит, май, йомырка, яшелчәләрнең дә бәяләре чагыштырмача арзан.

– Карабодайның килограммы – 90 сум. Ит – 380 сум, йомырка – 70, онны 35 сумнан алдым, – дип шатлана Казанның Зәкиев урамында яшәүче күптәнге танышым Гөлсара Сәгыйтова.

Кукмара районы Сәрдекбаш авылында яшәүче Алсу Галиева шәхси хуҗалыгында дистәдән артык төрле продукция җитештерә икән. Борай оныннан ясалган токмачны Казан халкы рәхмәтләр укый-укый ала. «Рамазан икмәге», печенье, прәннек кебек тәмле ризыкларны да яраталар», – ди алтын куллы Алсу ханым.

Ярминкәгә иң саллы күчтәнәчләр белән килгән Арча уңганнары турында аерым әйтмичә булмый. Арча районы хуҗалыкларында җитештерелгән азык-төлек, хәйрия өстәлләрен бизәп торучы сый-хөрмәтләре үзенә бер төрле тәмле булса, җыр-бию осталарының чыгышы ярминкә мәйданнарына бәйрәм төсмере бирә. Арча һәвәскәрләренең дәртле җырын, егет-кызларның очып-очып биюләрен күргәч, һич арттырусыз әйтәм, шактый өлкән яшьтәге бер апа, үзе дә сизмәстән, җилкенеп биеп китте. Аңа башкалар да кушылды. Мондый бәйрәм оештыручыларга ничек рәхмәтле булмыйсың?

Кукмара районы хакимияте башлыгы Сергей Димитриев сүзләренә караганда, район хуҗалыклары, авыл җирлекләре ярминкәгә күчтәнәчләрне 40 авыр йөк машинасына төяп килгән. Ярминкәдә алар Казан халкына 20 тонна бәрәңге, 3000 килограмм ит, меңнәрчә килограмм он, ярма һәм сөт продукцияләрен чагыштырмача арзан бәядән  тәкъдим иттеләр.

Ел саен Казанда узган чаралардан аермалы буларак, быелгы ярминкәләрнең төп үзенчәлеге – шикәр комы һәм кайбер төр продукцияләргә су буе чират булу. Мондый хәл ярминкәләрне карап йөргән Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның да игътибарыннан читтә калмаган. Узган еллардагы ярминкәләрдә уртача 15–20 тонна шикәр комы сатылган булса, быел аның күләме 93 тоннадан арткан.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, ярминкәләрдә 16 район, ике меңнән артык хуҗалык хезмәтчәннәре катнашкан. Казанда – 15, Яшел Үзән, Чаллы һәм Түбән Каманың икешәр сәүдә мәйданчыгында узган ярминкәләрендә башка еллардагы белән чагыштырганда дүрт-биш тапкыр артык күләмдә азык-төлек, шул исәптән ит, сөт, яшелчә, шикәр комы, башка төр продуктлар сатылган. Чагыштыру өчен берничә сан китерү дә җитә. Әйтик, узган елларда мондый ярминкәләрдә уртача 19–20 тонна бәрәңге сатылса, быел аның күләме 102 тоннага җиткән.  500 авыр йөк машинасына төяп, бик күп төрле азык-төлек алып килгәннәр. Ярминкәләр исә атнаның һәр шимбәсендә 23 апрельгә  кадәр дәвам итәчәк.

Халыкны борчыган шикәр комына килгәндә, министрлыкта әйтүләренчә, махсус саклау урыннарында әлеге продукт яңа уңышка кадәр җитәрлек әзерләнеп куелган.  Татарстан Президенты кушуы буенча, социаль оешмалар, ярминкәләр өчен өстәмә резерв та булдырылган. Башка төр продуктлар буенча да хәл тотрыклы, диләр.

Мондый ыгы-зыгылар каян килә соң? Интернетны күзәтеп баручылар хәтерлидер. Шикәр комы турында сүз барганда, берәү үзенең 7 тонна запасы белән мактанды. Билгеле, әлеге кеше бу кадәр шикәр комын үзе генә кулланмаячак. Андыйлар бәя күтәрелгәнне көтә. Кайбер җитештерүчеләр, арадашчылар һәм күпләп сатучылар да болганчык суда балык тотып калмакчы. Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, бәяләрне нигезсез күтәргән 40 оешмага карата тикшерү эшләре бара. Шикәр комы һәм кайбер башка төр продуктлар буенча ясалма ыгы-зыгы тудырырга омтылучыларга карата тиз арада тиешле чаралар да күреләчәк, ди икътисад министры.

Камил Сәгъдәтшин

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү